Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә моңарчы аларга шәһәрләрдә төзелүче күпкатлы йортлардан фатир бирелә иде

2016 елның 22 апреле, җомга

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә моңарчы аларга шәһәрләрдә төзелүче күпкатлы йортлардан фатир бирелә иде.

Хәзер ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аларга авылларда да йорт салып бирә башлады. 33 квадрат метрлы (бер кешегә торак мәйданы нормасы) әлеге йортлар тиз торгызыла торган махсус проект буенча эшләнә. Аларда барлык уңайлыклар да, хәтта мунчасы да бар. Моннан тыш йорт янына терлек асрау өчен сарае да корыла. Чирмешән районында шундый йортлардан бер урам хасил булган инде.

Моның өчен авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчеләренә Дәүләт торак фонды сайтына кереп (job.gilfondrt.ru) теркәлергә һәм үзләрендә булган эш урыннары турында мәгълүмат (вазифа, хезмәт хакы, элемтәгә керү өчен телефоннар) калдырырга гына кирәк. Йортлар ятимнәргә наймга бирелә. Хакы айга 500 сум, шуңа өстәп алар коммуналь хезмәтләрне дә үзләре түләргә тиеш булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International