Нинди документлар кирәк?

2016 елның 22 апреле, җомга

Нинди документлар кирәк?

Быел шәхси хуҗалыкларга кош–корт сатып алып үстергән өчен дәүләт субсидия бирә.

Шуның тәртибен аңлатып язуыбызны сорап редакциягә шалтыратучылар булды. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без кош–корт белән сату итүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина һәм районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттек.

Гөлшат Нигъмәтуллина:

— Без үзебездә чыккан күркә, каз, үрдәк һәм брой- лер чебиләре сатканда һәр кешегә килешү (договор купли–продажи), акча түләгәнлеккә квитанция, накладной һәм товарны тапшырганга акт (акт приема–сдачи) бирәбез. Бу 4 документны авыл җирлегенә тапшырырга кирәк.

Шунысын да искәртик, субсидия кош–кортны 50 баштан 100гә кадәр алган очракта һәм алар 1 айга кадәрле булганда гына бирелә.

Субсидия күркә яки казларга бер башка — 100 сум, үрдәкләргә — 80 сум, бройлер чебиләренә 30 сум күләмендә.

Ринат Фәйзрахманов:

— Инкубатордан кош–кортны алгач, безгә килергә кирәк. Дежур табиб аларны карап ветеринария белешмәсе бирә. Үзебезнең район кешеләренә бирелә торган белешмә бер төрле, чит районнан алучыларга икенче төрле формада. Әлеге хезмәт түләүле. Бу белешмәне шулай ук авыл җирлегенә тапшырырга кирәк була.

Без инкубатор биргән документларның да күчермәсен эшләп алып калабыз, анысы бушка. Берләшмәдә халыкка уңай булсын өчен ял көннәрендә дә табиблар график буенча дежур тора. Бер кешегә белешмә бирү өчен якынча 10 минут вакыт уза.

Тагын бер мөһим әйберне әйтеп китәргә кирәк. Кош–кортны алгач, аны билгеле вакытка кадәр үстерү (күркә, казларны 4 ай, үрдәк, чебиләрне 2 ай) таләп ителә. Шул чордан алда үлсәләр, бездән сәбәбен күрсәткән белешмә аласы була.

Әгәр кош–кортны башка районнан алсагыз, инкубатор документларын һәм ветеринария белешмәсен дә шуннан алырга кирәк.

Сорауларыгыз булса безгә 3-08-93 телефонына шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International