Ни өчен “Җидегән чишмә”не яратабыз?
“Җидегән чишмә” Арча халык театры коллективы район Мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Алпамыш алпавыты” исемле спектаклен куйды. Спектакльне район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Соңыннан ул сәхнәгә чыгып коллективка Рәхмәт хаты тапшырды.
Кыскача гына эчтәлек. Беткән авылда нибары бер йорт утырып калган. Шушы йортта яшәүче Иртуган хатыны Шамилә белән балаларын читкә җибәрмичә туган авылын саклап калырга тырыша. Колхоз рәисе булып эшләгән бертуганы Айтуганга да тынычлык юк, ерактан кайтып, исерек хәлдә туган авылына килеп, газиз нигезен дә таба алмаган Галимҗанга да эләгә, малаен күрше авыл мәктәбенә укырга бирми, авыл советы һәм колхоз рәисеннән мәктәпне ачыгыз, бала туган авылында укырга тиеш, дип таләп итә. Тәки үзсүзле Иртуган җиңеп чыга! Пьеса Иртуганның механизатор булып эшләгән улының өйләнүе, мәктәпкә эшләргә укытучы килүе (Иртуган гаиләсенә килен булып төшкән кыз) белән тәмамлана. Димәк, авыл әле бетми, яшәячәк! Төп рольне (Иртуган) Харис Сафин башкарды. Вакыйгалар башыннан ахырына кадәр аның катнашында бара. Шуның кадәр сүзне ничек өйрәнеп бетергән? Харис ышандырырлык итеп, тормышчан уйный. Соңыннан үзе белән сөйләштек.
— Үз ролемне яратып уйнадым, — дип сөйләде ул. — Гомумән, Туфан Миңнуллинның әсәрләрен яратам мин. Аларда гыйбрәтле, акыллы сүзләр күп. Спектакльнең темасы да әйбәт. Авылны таркатмау. Сүзләрне авыр өйрәнмим, чөнки ятламыйм. Рольгә кереп бетеп уйнасаң, сүзен сөйләп була. Бер үк вакытта 3 спектакль уйнарга туры килә. “Сәхнә артында гау- га”, “Айсылуның айлы кичләре” һәм менә “Алпамыш алпавыты”. Сүзләрен буташтырмыйсызмы, дип сорыйлар. Юк, бутамыйм.
Иртуганның хатыны, йомшак телле ана Шамилә ролен Резедә Гарифуллина, афәрин, матур уйнады. Ул аның, ничектер, табигатенә килеп тора. Режиссер Рафис Сәләхетдинов рольләрне бүлә белә. Иртуганның бертуганы Айтуган ролен уйнаган Илдус Хәбибуллин, әйтерсең лә, гомер буе колхоз рәисе булып эшләгән!
Ник сәхнәгә Гөлсинә чыкмый инде дип, хезмәттәшебезне түземсезләнеп көттек. Чыкты ул! Һәм ничек кенә итеп чыкты әле! Ялтырап торган затлы яулыгын баш очына чорнап бәйләп куйган. Күлмәкнең дә, башкада булмаганын, мудныен киеп алган. Ә теле.., аны сөйләп–аңлатып булмый, андыйларны теле–телгә йокмый, телен корт чаккыры, диләр. Килсәм дә килдем, килмәсәм дә килдем... Китте тезеп, китте тезеп. Халык эче катып көлә. Бу бит сүз ятлау гына түгел, текстны кызу–кызу итеп сөйләргә дә өйрәнү. Соңыннан Гөлсинә Зәкиева:
— Бик җиңел булмады өйрәнергә, — диде.
Гөлсинә спектакльләрдә иң авыр рольләргә алына. Һәм тамашачы мәхәббәтен яуларлык итеп башкарып та чыга. Ул сәхнәгә чыгуга тамашачы дәррәү кул чаба башлый...
Үзешчәннәр Ленар Заһидуллин, Лилия Баһавиева, Айгөл Галәветдинованы да хәзер тамашачы таный, аларның да үз тамашачысы бар.
Мин бу үзешчәннәргә карыйм да уйлап куям, ә бит алар спектакль уйнаган өчен хезмәт хакы алмый. Эштән кайт-кач, гаиләле кешегә кич белән өйдән чыгып китүләре җайлы түгел. Кайвакыт әзерне карарга да барасы килми. Ә алар бик еш Арча Мәдәният йортына җыела. Ул гынамы, әле алар спектакль уйнарга каядыр барып кайта. Яңа гына Буада, Әтнәдә чыгыш ясадылар. Һәм театр коллективлары арасында алар оста уйнаулары белән аерылып тора. Әтнәдә булып узган “Идел–йорт” Россия төбәкара татар фестиваленең зона конкурсында да уңышлы чыгыш ясады алар.
Румия Надршина