Каләм тоткан–хур булмас
Узган атнада Арчада “Без — Тукайлы халык” дигән Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм Габдулла Тукай укулары булды.
Бу чара безнең районда бишенче тапкыр үтә. Моңа кадәр Яңа Кырлай мәктәбендә булса, быел, анда ныклап төзекләндерү эшләре барганга, Арчаның өченче мәктәп–балалар бакчасына күчерелде.
– Сезне Арча җирлегендә күрүемә шатмын, – диде чараның тантаналы өлешендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Тукай укулары елдан–ел киңрәк колач ала, географиясе дә арта. Быел респуб- ликаның төрле почмакларыннан 300дән артык эш килде, шуларның 102се икенче турга үтте.
– Апрель ае буйлап Тукайга багышланган чаралар оештырыла. Арча җирлегендә аларга аеруча киң мәйдан бирелә. Тукаебыз телен яклап, саклап торган өчен зур рәхмәт аларга, – диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова. – Тукай укуларында катнашучылар санына, географиясенә күз салганда, шагыйрь иҗаты белән кызыксынучылар санының арта баруын күрәбез. Бу, һичшиксез, укытучылар хезмәте. Укучы үз хезмәтегезнең нәтиҗәсен чагылдыра ала икән, димәк, сез — чын укытучы.
Арчага икенче турга килгән укучылар арасында республикабызның төрле төбәкләреннән – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Азнакай, Әлки һәм башка районнардан килгәннәре бар иде. Жюри әгъзалары да дәрәҗәле шәхесләр – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Лилия Зәйнуллина, Идел буе федераль университетыннан филология һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре докторы Гөлназ Мөхәрләмова, доцент, филология фәннәре кандидаты Нурфия Йосыпова, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм башкалар. Алар каршында сынау тоту — укучы өчен үзе зур җиңү.
Укучылар биш төркемгә бүленеп биш номинациядә эшләрен тәкъдим итте.
– Мин “Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә” номинациясенә тукталдым. Эзләнүләр алып бардым, – диде Лаеш районыннан Диләрә Габитова. – Яңа Кырлайдагы Тукай аллеясына кергәндә агачтан эшләнгән скульптураларга игътибар иткәнегез бармы? Бакый Урманчы үзенең укучысы Әмир Закиров белән ясаган аларны. Мин хәзерге вакытта 70 яшендә булган Әмир Закиров белән элемтәгә кердем, бик күп мәгълүматлар алдым.
– Безнең мәктәптән 8 сыйныф укучысы Адилә Гарифуллина “Тукай йөргән эзләрдән” исемле эше белән катнаша, – диде Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиева. – Без Казанда Тукай булган истәлекле урыннар буенча экскурсия үткәрдек. Күбесе сакланмаган да инде. Париж Коммунасы урамындагы Болгар кунакханәсе урынында хәзер офислар, Мәҗит Гафури урамындагы Мөхәммәтвәли һәм Газизә яшәгән йорт сүтелгән, ул урында күпкатлы йорт. Менә шулардан чыгып үз фикерләрен туплады Адилә.
Арчаның бишенче гимназиясеннән 10 сыйныф укучысы Айнур Нургалиев Тукайны шагыйрь генә түгел, публицист, сатирик, педагог, тәнкыйтьче буларак та ачарга тырышкан.
“Тукай укулары”ның йомгаклау өлеше Арча сәнгать мәктәбендә үтте һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Жюри рәисләре берәм–берәм сәхнәгә күтәрелеп, җиңүчеләргә дип- ломнар, бүләкләр тапшырды, фикерләрен җиткерде.
– Һәр буын Тукайны үзенчә кабул итә. Заманында ул атеист та, сәясәтче дә булды. Бүгенге яшьләрнең чыгышларын тыңлап утырдым. Бик кызыклы эшләр бар. Алар Тукайны төрле яклап ачарга тырышкан, – диде Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова.
Арча районы мәктәпләре укучылары арасыннан икенче турга үтүчеләрнең, шулай ук җиңеп чыгучыларның күп булуы сөендерде. Аларның барысының да исемнәрен газета битендә санап китү мөмкин түгел, теләгән кеше исемлек белән arskmedia.ru сайтында таныша ала.
– Кеше кулына каләмне әйтер сүзе булганда гына ала. Ә бирегә әйтер сүзләре булган балалар гына җыелды. Алар Тукай образына кереп Тукай фикерләрен дә җиткерде, үз шигырьләрен дә укыды. Шуны онытмагыз: каләм тоткан хур булмас, – диде балалар язучысы, “Шәһри Казан” газетасы корреспонденты Йолдыз Шәрәпова.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев яхшы әзерлек өчен Яңа Кырлай, Арчаның өченче мәктәпләре коллективларына, мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.
Гөлсинә Зәкиева