Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов әлеге шигырьне Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Искәндәр Шәяхмәтовка багышлап язган. Ул аны кадерле ядкәр итеп саклый.
— Гариф абый белән кунакханәдә бер номерда яшәдек, — дип искә ала әлеге тарихи көннәрне. — Безнең белән Минзәлә районыннан колхоз рәисе дә бар иде. Гариф абый бик гади, кызыклы әңгәмәдәш булып истә калган. Якташы буларак мине бигрәк тә якын итте, туган ягын сагынып, яратып искә алды.
Искәндәр Шәяхмәтов Мәскәүгә КПССның XXVI съездына делегат булып бара. Ул чорда гади хезмәт кешеләренә хөрмәт шулай зур иде. Искәндәр — Киров исемендәге колхозның комп- лекслы бригада бригадиры. Колхозның да макталган еллары. Искәндәр Шәяхмәтовның рәсеме районның Мактау тактасында, районда танылган, абруйлы шәхес, кем әйтмешли, тормышның төбеннән күтәрелгән.
Мин аның хезмәт кенәгәсен карап утырдым. 1956 елда, 10 яшендә, 20 хезмәт көне эшләгән. 1957 елда — 30, 1958 елда — 40.
— Мәктәптә укыганда безне посадка сирәкләргә алып баралар иде, шуның өчен язылган хезмәт көннәре, — дип аңлатма бирде ул.
1963 елдан механизатор, алмашчы тракторчы һәм комбайнчы. 1972 елдан 1977 елга кадәр Түбән Мәтәскәдә, аннан соң Түбән Мәтәскә белән Күпербашта комплекслы бригада бригадиры.
– Түбән Мәтәскәдә дуңгыз фермасы мөдире дә булып эшләдем әле мин, — ди ул. — Мин кабул иткәндә бер анадан биш бала алалар иде, аларны 17гә җиткердек. Тәүлеклек чебиләр дә үстерә идек. Алар белән күргәннәр, үләләр, урлыйлар...
Бригадир авылда иң зур кеше иде ул заманында. Авыл кешесе кирәге чыкса беренче чиратта бригадир янына килә иде. Аның карамагында ат та, машина да бар иде. Кеше күп еллар. Мәктәпне тәмамлаган егетләр Үрнәккә барып укый да, колхозга кайтып тракторга утыра иде.
Мәтәскә дигәч иң беренче күз алдына бригадир Искәндәр Шәяхмәтов килә. Чәчү чәчәләрме, печән өстеме — ул кырда булыр. Соңгы елларда бүлекчәдә җитәкчеләр күп алышынды, ә Искәндәр үз урынында. Димәк, эш оеша, тормыш дәвам итә дигән сүз. Аның әтисе Нурмөхәммәт тә, әнисе Гөлсахра да туган җирләренә тугрылыклы булып, шунда намус белән хезмәт иткәннәр.
Нурмөхәммәт абый өч сугышта катнашкан кеше.
Кеше гомере — аккан су кебек. Ни арада 70 яшь тә килеп җиткән. Әмма күп вакыйгалар, файдалы эшләр белән тулы гомер ул. Иң бәхетле кеше — кирәкле кеше, диләр. Искәндәр Шәяхмәтов та әнә шундый бәхетле кеше. Без дә аңа иң яхшы теләкләр юллыйбыз.
Рәхмәт сиңа, Искәндәр!
Якташымны таптым
монда,
Шәяхмәтов Искәндәрне,
Күңелемнән барлап
чыктым
Арча якта үскәннәрне.
Уйларымнан
кичердем мин
Казан суы буйларны.
Ерактагы балачакка
Кереп китте уйларым.
Күңелләрне моңсу иткән
Авыл кичен уйладым.
Җылысында
без җылынган
Авыл мичен уйладым.
Искә алдым җанны өзгән
Кышкы айлы төннәрне,
Күз алдыннан
шаулап узды
Яшьлегемнең көннәре...
Тальян моңы
тулып торган
Тугайларны уйладым.
Рәхмәт сиңа, Искәндәр,
Кайтардың яшьлегемне,
Күңел күгем биегәйде,
Бер сөенеп яшим инде.
27 февраль,
1981 ел Мәскәү
Гариф Ахунов
Ильяс Фәттахов