Җирле үзидарә органнарының һөнәри бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Арча районының Яңа Кишет авыл җирлеге (башлыгы Тәбрис Арсланов) “Иң яхшы җәмәгать инициативасы” номинациясендә “Авылның социаль йөзе” проекты өчен Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләккә лаек булды.