Андыйлар сирәк
Яңа Кенәрдә яшәүче сугыш ветераны Рәгыйб Халитовка 92 яшь тулды.
— Нинди авыр операцияләр кичереп тә исән калган кеше ул безнең әти, — ди кызы Ләлә. — Аллага шөкер, әниебез исән–сау, әни тәрбияләп яшәтә әтине!
Фәния апа белән Рәгыйб абыйга карыйм да, сөбханалла, дип куям. Алар үз көннәрен үзләре күрә ала торган ветераннар.
Каратай авылында туып–үскән Рәгыйб абыйның хәтеренә сокланырлык. Вакыйгаларны көненә кадәр әйтеп бирә.
— 5 бала үстек, — дип сөйли. — Ике сеңлем исән–сау. Әни (Латыйфа) колхоз кортларын карады. Әти (Госмангали) колхозны кирәк–ярак белән тәэмин итүче булып эшләде. Нужада үсмәдем мин.
Апаз мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга бара. Сөрде башлангыч мәктәбендә укыта. 1942 елның 2 сентябреннән Совет армиясенә алына.
Иваново өлкәсендәге Ковров шәһәре янындагы урманда 88нче запастагы кавалерия полкында хәрби әзерлек үтәләр.
— 1943 елның апрелендә эшелонга төяп, фронтка җибәрделәр, — дип сөйли Рәгыйб абый. — Сталинград янында 5нче Дон казаклары кавалерия корпусы штабы каршына тезеп куйдылар да, часть командиры: “Кем 8 сыйныфны тәмамлаган һәм аннан да югарырак белемле — алга чыгып басыгыз!” — дип боерды. Без, 35 кеше, алга атладык. Калганнарны корпус карамагында булган 11, 12, 63нче дивизияләргә тараттылар. Безне Морза әлифбасына өйрәттеләр. Радиотелеграфист булып хезмәт итә башладык. Сталинградтан көнбатышка таба хәрәкәт иттек. Сугыштан азат ителгән территория буенча бардык. 1944 елда безнең часть сугышка керде. Максатыбыз — Украинада Днепр елгасы янында оборонада урнашкан немецларның 12 дивизиясен чорнап алу һәм юк итү. Бәрелеш 3 февральдән 17 февральгә кадәр барды. 11 дивизия өлешчә юк ителде, әсирлеккә төште. Шушы операция төгәлләнгәч, Украина буйлап көнбатышка таба хәрәкәт иттек. Немецлар коралларын ташлап чигенә бардылар. Юл буе янган, ташланган машиналар... 1944 елның августында Молдовиянең Карпат таулары арасында оборонада торган немецларның 21 дивизиясен чорнап алу һәм юк итү операциясендә катнаштык. Шушы операциядә катнашкан өчен “Сугыштагы батырлыклары өчен” медале белән бүләкләделәр. Без, радиотелеграфист- ларның максаты — дивизия белән корпус арасындагы бәйләнешне өзмәү. Ә немецлар нәкъ менә шушы бәйләнешне өзәргә тырыша. Румынияне азат иткәндә бомба шартлап яраландык. Уң аякның тездән югары өлешенә тимер кыйпылчыгы керде. 2 ай дәваландым. Яңадан частька кайттым. 1945 елның гыйнварында Венгрия башкаласын азат иттек. Стройга тезеп: “Халитов, син 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәсең!” — диделәр. Кичен юлга кузгалдык. Шул вакытта немец артиллериясе безнең машинага атып, бик каты яраландым. Сул аякның тездән астан зур гына кыйпылчык зур сөякне чәрдәкләп, аякны үтәли тишеп чыкты. Госпитальгә озаттылар. 1945 елның 5 июнендә култык таягы белән өйгә кайттым. Аяк өйгә кайткач та тазармады. Казаннан, ике ай дәваланып, таякны ташлап, тернәкләнеп кайттым. Ә 1нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденын Бөек Җиңүнең 50 еллыгына бирделәр.
Гомерен ул мәгарифкә багышлый. Укытучы, башлангыч мәктәпләр мөдире, мәктәп директоры, роно инспекторы, роно мөдире, Яңа Кенәрдә интернат—мәктәп, урта мәктәп директорлары, Яңа Кенәр авыл Советы рәисе булып эшли.
— 5 ай эчендә интернат–мәктәпне тулысынча әзерләп, 1120 бала туплап, интернат–мәктәпне эшләтә башладык. Хезмәтем өчен 1965 елда РСФСРның атказанган укытучысы исемен бирделәр. 1975 елда үз теләгем белән Яңа Кенәр мәктәбенә директор булып күчтем. Урта мәктәптә 9 ел эшләү дәверендә бик күп эшләр башкарылды. Хезмәтем өчен СССРның мәгариф отличнигы исемен бирделәр. 1984 елда 60 яшь тулды. Авыл Советы рәисе итеп куйдылар. Зур мәдәният йорты төзедек. Аны тапшыргач, гариза язып, эштән киттем. Ронога чакырып, бу төбәкнең башлангыч сыйныфлар методисты итеп куйдылар. Җәяүләп авылларга чыгып китәр идем. Аннан авылда ветераннар советын җитәкләдем. Авыл мәчетен булдыруда да тырышып йөрдек әле.
Бүген дә Рәгыйб абый игелекле эшен дәвам итә. Туган авылы Каратай зираты коймасын тотып алырга 50 мең сум акча, сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзелешенә 50 мең сум акча бирә.
Рәгыйб абый кебекләргә “эш өчен туган”, — диләр. Алар Фәния апа белән гомерләрен балалар укытуга багышлый.
— Мин Носыда укытканда Рәгыйб ронодан инспектор булып эшләгәндә тикшерергә килә иде, — дип сөйли Фәния апа. — Үз эшен белеп, шулкадәр җентекләп тикшерер иде. Аннан шүрләп тордылар. Гомер буе шундый үз эшенә җитди караган кеше ул.
Рәгыйб абыйның зур исемнәр алып, җаваплы эшләр башкаруында, билгеле, Фәния апаның өлеше зур. Андыйларны зирәк хатын, диләр. Алар ике бала тәрбияләп үстерә. Бүген үзләренең дәвамчыларына куанып яшиләр.
Без ветераннарга якты көннәр телибез.
Румия Надршина