Гаделия апа иң бай кеше
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 13 апрельдә Шушмабаш авылында яшәүче Гаделия Рәхмәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Гаделия апа Үгез–Елга авылында туган. Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда колхозда эшли, 13 ел Үгез–Елга мәктәбендә техник хезмәткәр була.
1947 елда сугыш юлларын үтеп Берлинга барып җиткән Абдулла Рәхмәтуллинга кияүгә чыга. 9 бала тәрбияләп үстерәләр. 21 оныклары, 18 оныкчыклары бар. 64 ел бергәләп гомер итәләр, Абдулла абый 92 яшендә вафат була.
Гаделия апа төпчек бала — Азат белән килене Гөлназ гаиләсендә кадер–хөрмәттә яши. “Ул вакытта да аборт дигән нәрсә бар иде, — ди Гаделия апа. — Әтиләре балаларны бик яратты, берсенә дә тидермәде”.
Азат — “Северный” ширкәтенең алдынгы механизаторы. Гөлназ — Шушмабашта шәфкать туташы. Өч кызлары бар, Алинә медицина университетының — дүртенче, Алсу — беренче курсында укыйлар. Икесе дә уку алдынгылары, район данын югары тоталар. Кечесе Наиләгә 5 яшь.
Ильяс Фәттахов