Үзе дә шунда кебек
Сикертән мәктәбе елның һәр фасылында матур. Җәен чәчәкләргә күмелә, бинасы да шул гүзәллекне тулыландырып балкып тора.
Капка төбенә килеп туктауга ук үзенә күрә бер рәхәтлек кичерәсең, керү юлында ике яклап зифа каеннар тезелеп киткән, ә аларда сыерчык оясы да, сыерчык оясы. Ул ояларда, агачларда туган якны, шулай кунакчыл каршылаган хуҗаларга рәхмәт әйтеп, яз килгәнгә шатланып сыерчыклар сайрый.
Бүген бөтен дөнья шатлана кебек. Укытучылар, укучылар, кунакларның йөзендә елмаю балкый. Ишекне ачып керүгә үзенә генә елмаю белән Мөхәммәт абыебыз каршы алды. Әйе, әйе, Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев.
Мөхәммәт Мәһдиев Сикертән мәктәбендә дәһшәтле, ил язмышы хәл ителгән 1941–1944 елларда укый. Бар да фронт өчен, бар да җиңү өчен дип яши авыл халкы, ачлыгына да, ялангачлыгына да түзә. Шул ук вакытта мәктәпләр балаларга белем бирүне дәвам итә. Мөхәммәт абый соңрак бу елларны, фидакарь укытучыларны үзенең әсәрләрендә дә җылы итеп искә ала. Сикертән мәктәбендә аның укытучыларга, укучыларга атап язган хаты саклана.
Сикертән мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевкә истәлек тактасы кую тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова, республиканың Тукай фонды җитәкчесе, журналист Риман Гыйлемханов катнашты. Алар үзләренең чыгышларында әлеге вакыйганың мөһимлеген әйтеп үттеләр, балаларны әйбәт укырга, илнең лаеклы кешеләре булырга өндәделәр.
Кичә бик тәэсирле, мәгънәле, эчтәлекле үтте. Укучылар язу-чы әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр.
— Минем бүген көләсем дә, елыйсым да килә, — диде Гәүһәр Хәсәнова. Мөхәммәт Мәһдиевне укыганда да шулай бит — әле генә көләсең, аннан күзләргә яшь килә. Аның әсәрләре күңелне чистарта.
Ильяс СӘХӘПОВ