Эш урыннары арта
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 20 апрельдә Арча шәһәрендәге сәнәгать мәйданчыкларында булды. Ул яңа эшли башлаган сэндвич–панельләр җитештерү цехын карады.
Әлеге цех “Металл” ширкәте базасында ачылды. Аның җитәкчесе Инсаф Габделгазизов цехның эше белән таныштырды, планнар турында сөйләде.
— Мондый панельләр Татарстанда дүрт кенә урында җитештерелә иде, без — бишенчесе, — диде ул. — Без нигездә төзү оешмалары белән эш итәчәкбез, шул ук вакытта халыктан да заказлар алабыз.
Әлеге панельләр эш итү өчен уңай, арзанга да төшә. “Арча — Арена” Боз сарае шундый материалдан салынган. Фельдшер–акушерлык пунктлары модульләре дә шундый панельләрдән эшләнгән.
Яңа цех тулысынча сафка баскач анда 25ләп кеше эшләячәк.
Район җитәкчесе янәшәдәге “Регион–техцентр” ширкәте эшчәнлеге белән дә кызыксынды. Әлеге предприятие трактор двигательләре ремонтлый. Соңгы вакытта чит ил техникасы өчен запас частьлар ясый башлаганнар. Башка районнардан килүчеләр күп. Бездән “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТС”ы ширкәтләре хезмәттәшлек итә.
Районда яңа эш урыннары булдыру юнәлешендә башка яңалыклар да шактый. “АрскПласт” ширкәтендә мебель ясау цехында җиһазларны монтажлыйлар.
Питомник территориясендә “Арча” сәнәгать паркы төзеләчәк. Хәзер җир мәсьәләсе хәл ителә, проект–смета документлары әзерләнә. Ул 21 гектар мәйданны биләячәк. Анда сөт, ит эшкәртү, терлек чалу цехлары эшләячәк. 5 гектарда ел буе эшли торган теплица хуҗалыгы булачак. Әлеге предприятиедә 80ләп кеше эшләячәк. Якты Көн авылына борыла торган юл янында 100 мең башка исәп- ләнгән кошчылык фабрикасы төзү планы да үз көчендә. Арча–Яңа Кенәр юлы ягында декоратив бетон җитештерү предприятиесен төзү дә быел башланыр дип көтелә.
Ильяс Фәттахов