19 нче апрель 2016 ел « Мәрхәмәтле кино көне” - «День доброго кино»

2016 елның 22 апреле, җомга

19 нче  апрель  2016 ел  « Мәрхәмәтле кино көне” -  «День доброго кино»

 Бүген   “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кыссаларында 

«Мәрхәмәтле кино көне” уздырылды.

«Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” һәм “Кино елы” уңаеннан башлангыч класс укучыларына гомумкешелек сыйфатларын чагылдырган мультфильмнар, 5-8 класслар өчен документаль фильмнар күрсәтелде.  9 класс укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Сталинград сугышы турында,”Паутина”, документаль фильм “Күк чакыра” дигән һәм гомумкешелек сыйфатларын чагылдырган : мәрхәмәтлелек, әдәп-әхлак, изгелек  турында фильмнар карадылар,әңгәмә уздырып фикер алыштылар. Информатика дәресендә  укучылары арасында видеоролик ясау буенча конкурс уздырылды.

Көнне  “Яхшылыклар эшләп начарлыкны җиңеп була! Әйдәгез, һәркөнне яхшылык  эшләргә тырышыйк! Бер – беребезгә елмаю бүләк итик!” – девизы белән йомгакладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International