Мәрхәмәтле кино көне

2016 елның 23 апреле, шимбә

22 апрель көнне Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында район китапханәсе хезмәткәрләре “Мәрхәмәтле кино көне”н үткәрделәр. Башта балаларны китапханә эше, яңа китаплар, күргәзмәләр, совет киносының тарихы белән таныштырдылар.  Аннары балалар һәм ата-аналар өчен викторина үткәрделәр, Ералаш күрсәттеләр. Караганнан соң алар үзләренең фильм турындагы хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек темасын күтәрә, аларны шундый булырга өнди. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International