Балалар үз куллары белән төсле кәгазьдән Георгий тасмалары эшләделәр.

2016 елның 23 апреле, шимбә

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” һәм “Георгий тасмасы көне” кысаларында хезмәт терапиясе буенча дәрес оештырылды. Балалар үз куллары белән төсле кәгазьдән Георгий тасмалары эшләделәр. Дәрес барышында Георгий тасмасының килеп чыгышы турында әңгәмә үткәрелде. Балалар аның 1769 елда Екатерина II тарафыннан барлыкка килгәнен белделәр. Бу тасма Бөек Ватан Сугышы турындагы хатирәләрне сакларга өнди. Мондый дәресләр үз халкыңның тарихын хөрмәт итәргә, патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итә. Хезмәт белгече Салихзянова Г.Ф. сүзләре буенча бу төрдәге шөгыльләр балаларның кул моторикасын үстерә, алар төрле фактурадагы материаллар белән танышалар, коллективта үз урыннарын табарга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International