Арча “Өмет чаткысы” балаларны һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар белән бергә “Парк һәм скверлар” исемле Республика экологик акциясендә катнаштылар

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балаларны һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар белән бергә “Парк һәм скверлар” исемле Республика экологик акциясендә катнаштылар. 25 апрель көнне тәрбиячеләр һәм балалар Арчаның Вахитов урамына бардылар. Бу урын юкка гына сайланмады, чишмәдән аккан су тавышы күңелләргә бик ятышлы, рәхәт. Балалар һәм олылар чишмә яны территориясен чистарттылар.

Мондый акцияләр табигатьне саклауны , аңа ярдәм итүне бик мөһим икәнен күрсәтә.Үзең артыннан чүпне җыярга, тәртипләп һәм чистартып калдырырга өнди. Белгечләр фикеренчә, бу төр чаралар тәрбияви характер гына йөртми, ә балаларны яхшылык эшләргә, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International