23-24 апрельдә Минзәләдә Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында көрәш буенча ярышлар булып узды.
Анда Арча педагогика көллияте командасы Фазыл Зыятдинов, Рамил Хәкимҗанов, Илшат Фазылҗанов, Илнур Гобәйдуллин, Динар Гайнетдинов, Нәсим Габидуллин составында чыгыш ясады һәм командаара беренчелектә җинү яулады. Команданы ярышларга “Арча” спорт мәктәбе тренеры Фәнис Зарипов әзерләде.
23 апрельдә Арчаның үзәк урамнары буйлап Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган җинел атлетика буенча эстафета ярышлары булды.
Анда педагогика көллиятенең уку төркемнәре һәм Арча мәктәпләренең командалары катнашты. Кызлар командалары арасында 8 этапта иң тиз вакытны педагогика көллиятенең 113нче төркем кызлары күрсәтте. Икенче – Арчаның 1нче мәктәбе кызлары, өченче урында 213 төркем.
Егетләр арасында зур өстенлек белән беренче урында 141нче төркем, икенче, өченче урыннарда 142нче һәм 341нче төркемнәр. Ярышларда 25 команда, 250 кеше катнашты.
Бари Бакиров,
көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе