Мәҗбүри эшкә тартылды
Носы авылында яшәүче 38 яшьлек Илсур Галимов кешеләр тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч булган спиртлы сыеклык саклаган, ташыган һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.
2015 елның декабрендә Галимов Казан шәһәрендә булганда базарда таныш түгел кешедән 5 литрлы шешә белән ялган аракы сатып ала. Аны үз автомобилендә өенә алып кайта һәм аннан соң сату өчен шунда саклый. Бу турыда полиция хезмәткәрләре белеп ала.
Галимовны ялган аракы сатканда тоткарларга булалар.
Галимов 26 гыйнвар кичендә граҗданин И.га 2 шешә шул сыеклыкны сата. Шуннан соң аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Аның өеннән сыеклыкның калган өлеше дә табыла.
Суд И.Галимовны РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять (кулланучылар сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган продукцияне сату максатларында саклау, ташу һәм сату) эшләүдә гаеп- ле дип тапты һәм аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Суд Галимовның беренче тапкыр хөкем ителүен, үзенең гаебен тануын, шулай ук эш урыныннан уңай характеристика бирелүен исәпкә алды.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы
прокуроры
урынбасары, юстиция киңәшчесе