02 хәбәр итә

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

23 гыйнварда була бу хәл. 20 яшьләрдәге ике егет төнлә белән Мәмсә кибетенә кереп, күп итеп тәмәке, аракы, сыра урлый. Ләкин озак “сыйлана” алмыйлар, ике көннән каракларның суынырга да өлгермәгән эзләренә төшәләр. Хәзер аларның эшләре судта.

 

9 мартта полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотиклар куллануда шикле балигъ булмаган яшьтәге егет тоткарлана. Тикшерү вакытында әлеге матдә кесәләреннән дә табыла. Бу егеткә наркотикларны Арча кешесе саткан була. Аларның икесенә карата җинаять эше кузгатылган.

 

19 апрельдә  23.15 сәгатьтә балигъ булмаган Кукмара һәм Арча малае исерек килеш Мәдәният йорты каршындагы урам уты фонарьларын ваталар. Татарстан Республикасының 71нче законы нигезендә  аларның ата–аналарына беркетмә төзелде, үзләре профилактик исәпкә куелды.

 

24 апрельгә каршы төндә билгесез кеше Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 7а йорт подъездыннан “Стелс” велосипеды урлый.

Урлаучы тоткарланды, велосипед хуҗасына кайтарылды.

P.S. Теләсә кайда велосипедларыгызны хуҗасыз калдырмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International