Урман утырту көне

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

22 апрельдә республикада  Урман утырту көне үткәрелде. Ул Арча районында да бик актив узды. Район хакимияте, шәһәр Советы, мәгариф идарәсе, педагогика көллияте, социаль яклау бүлеге, финанс-бюджет палатасы, мәдәният идарәсе, казначылык,  социаль белем бирү академиясе филиалы коллективлары район Сабантуй мәйданы, Тау асты, Кызыл Бистә, Ямашев урамнары турысындагы тау битләренә 7 меңгә якын чыршы, нарат, имән үсентеләре утырттылар. Алар белән бергә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев  та эшләде.

– Арча шәһәрендә агач аз әле, – диде район җитәкчесе. – Без агач утыртуны көзен дә, башка елларда да дәвам итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International