Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 2015 елда хезмәтне саклау буенча үткәрелгән смотр–конкурска йомгак ясады. Арча районының “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте (җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, хезмәтне саклау буенча белгеч Исламгали Минһаҗев) бәйгедә икенче урынны яулады, диплом һәм 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Арча муниципаль район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәровка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.