Хөрмәтле райондашлар!
Безнең илдә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаилә юк, аларның һәркайсында сугыштан кайткан яки Ватан өчен һәлак булган солдатлар бар. Туганнары аларның истәлеген бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклыйлар.
“Үлемсез полк” акциясе — безнең һәрберебез өчен бу бабаларыбыз батырлыгын истә тотуыбыз, бабай һәм әбиләребезнең бөтен сугыш авырлыкларын юкка гына кичермәгәнлеген, без аларга һәрвакыт рәхмәтле булуыбызны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек!
Быел 9 майда Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм демонстрациясендә “Үлемсез полк” колоннары оешкан төстә үтәчәк.
“Үлемсез полк” акциясендә катнашырга теләүчеләргә кимендә А3 зурлыгында үз солдатының фоторәсемен әзерләргә, аны штандартка беркетергә кирәк булачак, шулай эшләмәгәндә ул колоннада күренмәячәк.
Колоннаны планлаштырырга һәм оештырырга кирәк булу сәбәпле, акциядә катнашырга теләүчеләрнең 3–15–33 номеры белән шалтыратуларын һәм үзләренең катнашулары турында хәбәр итүләрен, җыелу урыны һәм вакыты, “Үлемсез полк” колоннасы төзелү турында мәгълүмат алуын сорыйбыз.
Арча район Советының оештыру–гомуми бүлеге