Һәр яктан төзек булуы кирәк
Язгы кыр эшләре алдыннан авыл хужалыгы техникасы (монда сүз тракторлар, тагылмалы арбалар турында бара) техник күзәтү үтәргә тиеш. Язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр инде. Әмма һәр техника аңа әзерме? Бу юнәлештә безнең районда эш ничек тора?
Аңлатып китү өчен шушы сорауларны Татарстан Республикасы Дәүләт күзәтчелек итү идарәсенең Арча районы буенча бүлек башлыгы Габделхак Касыймовка бирдек.
– Быел авыл хуҗалыгы техникасына, мин монда нәкъ менә шул тракторлар һәм тагылма арбаларны күз алдында тотам, техник күзәтү буенча эш районда соңга калып башланды. Техник күзәтү әле башланып кына китте, ә язгы кыр эшләренә керештеләр дә инде. Ә ул күпкә алдан башкарылырга тиеш иде.
– Сәбәбе нәрсәдә?
– Оешмаганлыкта. Җитәкчеләрнең дә, инженерларның да бу эшкә җавапсыз каравында. Бары шул гына.
– Техник күзәтү районда әле кайсы хуҗалыкларда үткәрелде?
– Иң беренчеләрдән булып “Акчишмә”, “Северный”, “Ак Барс” агрокомплексы”, “Аю”, “Курса МТС”ы, “Татарстан”, “Игенче”, “Ватан” хуҗалыкларында үтте. “Ватан” хуҗалыгы бик яхшы әзерләнгән иде. Инженер Рамил Гыйльмуллин бу эшкә бик җаваплы карады, җитәкчеләр дә ярдәм итәргә әзер торды. Башка хуҗалык инженерларына махсус “Ватан” хуҗалыгына барып үрнәк алсалар да була. Калганнарында җитешсезлекләр бар әле. Бу хакта алар үзләре белә. Кайбер хуҗалыкларның әлегә кадәр техниканы әзерләп өлгерә алганы юк.
– Шәхси хуҗалыкларда да хәзер тракторы да, тагылмалы арбалары да бар. Аларга нишләргә? Нинди тәртиптә техник күзәтү үтәргә? Кемгә һәм кая мөрәҗәгать итәргә?
– Шәхси хуҗалыклардагы әлеге төр техникага техник күзәтү май аенда һәр авыл җирлегендә уздырылачак. Бу хакта бер атна алдан мәгълүмат җиткерелә, көне билгеләнә. Шулар белән элемтәдә торырга кирәк. Техниканы куркынычсыз файдалану өчен аның бар яктан да төзек булуы сорала. Үз техникасы булганнар бу хакта онытмасын иде.
Гөлсинә Зәкиева