Депутат Арчада
Арчага сайлаучылар белән очрашуга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов кайтты. Ул Арчаның үзәк китапханәсендә, 5нче гимназиядә, Наласа, Утар Атыда сайлаучылар белән очрашты һәм сорауларга җавап бирде.
Илдар Гыйльметдинов 4, 5, 6нчы чакырылыштагы Дәүләт Думасы депутаты. Һәм менә яңадан майда булачак “Бердәм Россия” партиясе уздырачак алдан тавыш бирүдә катнашырга теләк белдерде. Дәүләт Думасына сайлаулар быел сентябрьдә булачак.
Ул башта үзе белән кыскача гына таныштырды. Белеме буенча педагог булуы, укытучы, мәктәп директоры, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшләве, бүген Дәүләт Думасында мәгариф комитетында хезмәт итүе турында сөйләде. “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы. Илдар Гыйльметдинов үзенә якын булган тема – “Физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзү” проекты җитәкчесе булуын да әйтеп үтте.
– Сезгә мин Арча Боз сарае ачылганда килдем, – дип сөйләде Илдар Ирекович. – Әлеге төзелеш өчен федераль бюджеттан 50 млн. сум акча бирелде. Сезнең бурыч шушы Боз сараенда шөгыльләнү өчен балаларга һәм олыларга мөмкинлекләр тудыру.
Депутат балаларның файдасыз буш вакыты булырга тиеш түгел, дип саный. Алар дәрестән соң спорт белән шөгыльләнергә, сәнгать мәктәбенә, төрле фән түгәрәкләренә йөрергә тиешләр. Шулай булганда гына баланың тәртипсезләнергә, ямьсез уйларга бирелергә вакыты калмаячак. Ә моның өчен безнең районда мөмкинлекләр күп.
– Яңа балалар бакчаларын төзү буенча программа эшләнде, – дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов. – Балалар бакчаларын ныклап төзекләндерә башладык. Иске мәктәпләрне ныклап төзекләндерү тәмамланып килә. Яңаларын төзү башланды.
Депутат балага 3 яшькә кадәр пособие түләү, яңа мәктәпләр төзү хисабына ике сменаны бетерү, мәктәп программаларын җиңеләйтү, бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне кире кайтару, зур керемлеләрдән салымны да күбрәк тотуның тормышка ашырылачагы турында сөйләде. Район үзәкләрендә сәнәгать мәйданчыкларын ачу, аларны булдырган эшмәкәрләрне өч елга кадәр салымнардан азат итү турында да әйтте. “Һәр кеше эшләргә тиеш, – ди Илдар Ирекович. – Моның өчен эш урыннарын булдырырга кирәк”.
Сайлаучылар биргән сорауларга депутат төгәл җавап бирде һәм урында хәл ителә торганнарын район башлыгына җиткерәчәген әйтте.
Румия Надршина