Егетләр авылга кайта

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Егетләр авылга кайта

“Татарстан” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрданов белән басуларны әйләндек.

— Ике мең гектарда арыш чәчкән идек, бар да әйбәт чыккан, — ди ул куанып. — Илһам Вәлиев “Роса” агрегаты белән тукландырып чыкты. Хәзер шул ук басуларга чүп үләннәргә каршы гербицид сиптерә.

Марсель Галләмов, Ленар Ибәтуллин, Рәис Солтанов, Рәшит Галиев, Фирдүс Мортазин, Рәис Мөхәммәтҗанов “МТЗ–1221” тракторлары белән зәп җирләрен тырмалыйлар. Алар артыннан туфрак күпереп кала. “Быел җирдән пар күтәрелде, туфрак өлгерде”, — ди җитәкче.

Көздән барлык мәйданнар эшкәртеп калдырылгач язын эш җиңелрәк. Инде культивация агрегатлары да басуларга чыкты, димәк бүген–иртәгә чәчү башланачак.

Рүзәл Мәрданов тагын бер шатлыгы белән уртаклашты — соңгы вакытта яшьләр кире кайта башлаган. “Менә Ленар Ибәтуллин, ул Иске Чүриледән, Казанда таксида эшли иде. Трактор сорады, үзе сүтеп җыйды диярлек. Матур гына эшли башлады”. Ленарның үзе белән дә сөйләшеп алдык.

— Ике ел таксида эшләдем, туйдырды, — диде ул.

Чыннан да, авылның өстенлекле яклары күбрәк. Торыр урының, эшең булса, акчасын вакытында түләсәләр — тагын ни кирәк? Саф һава, баш өстендә тургайлар җыры. Әле менә көндезге ашны да китерделәр. Аш китерүче дә яшь егет, исеме дә Ленар, фамилиясе Таһиров.

— Беркөн тагын бер егет трактор яки “КамАЗ” сорап керде, — ди Р. Мәрданов. — Иске Чүриленеке, бераз сабыр итәргә туры килер, дидем. Чөнки иясез техника юк бездә.

Быел 1900 гектарда кукуруз чәчәргә планлаштырганнар, 100 гектары — бөртеккә. 300 гектарда рапс чәчеләчәк.

26 апрельгә район хуҗалыкларында 12749 гектарда күпьеллык үләннәр (барысы 25868 гектар), 11195 гектарда уҗымнар (23726 гектар) тукландырылды. “Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Татарстан”, “Северный”, “Игенче” хуҗалыклары бу эшләрдә өлгерлек күрсәттеләр.

“Татарстан” ширкәтендә — 2120, “Курса МТС”ында 980 гектарда зәп тырмаланды.

“Курса МТСы” ширкәтендә иртә культуралар чәчәләр. 26 апрельдә “Арча” ширкәтендә чәчүгә чыктылар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International