Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә ташландык материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

“Парк һәм скверлар” исемле Республика экологик акциясе кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә ташландык материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Хезмәт белгече балаларга төрле үрнәкләр күрсәтте, аларга үзләренә эшләргә, иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Алар һәрберсе эшләрен яратып,теләк белән ясадылар.   Балалар кулы белән эшләнгән әйберләр күргәзмә караучыларда зур шатлык, соклану тудырды.

     Белгечләр фикеренчә, мондый материаллар белән эшләү баланың уйлау сәләтен үстерә, хәтерен яхшырта, кул моторикасын ныгыта. Шулау ук күңелләрендә матурлык тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International