Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә һәрдаим төрле конкурслар һәм күргәзмәләр үткәрелә. Чөнки монда балалар рәсем ясарга, төрле материаллардан эшләнмәләр уйлап чыгарырга яраталар.
25 нче апрельдән 28 нче апрельгә кадәр, республика буенча “Экология” акциясенә багышланган “Табигать – туган йортым” исемле рәсемнәр конкурсы узды.
Конкурсның төп максаты – балаларның игътибарын тере табигатькә юнәлтү, тирә-як табигатенә мәхәббәт уяту,аны саклау һәм дәвам итү.
Башта балалар белән туганяк табигате турында әңгәмә үткәрелде.Балаларга төрле иҗади фикерләр, юнәлешләр бирелде. Һәрбер баланың иҗат җимеше чын күңелдән, илаһи аң белән эшләнүе күренеп торды.Берничәсе чиста ярлы елгалар, икенчеләре күбәләкле болыннар, яшел урманнар, ә кемдер туган авылын сурәтләгән иде.
Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре сүзеннән, мондый иҗат конкурслары балаларның иҗатын, уй-фикерләү сәләтен үстерә.