Нәниләр сәхнә тота

2016 елның 29 апреле, җомга

Нәниләр сәхнә тота

Бу көннәрдә һәр тарафта Габдулла Тукай исеме яңгырый, кая барма, аның 130 еллыгы уңаеннан чаралар оештырыла. Хәтта балалар бакчаларында да. Без бала чакта да Тукай шигырьләрен укып, ятлап үстек. Хәзер дә шул традиция дәвам итә.

Узган атнада 9нчы “Шатлык” балалар бакчасында булган бәйгедә нәниләрнең Тукай шигырьләрен генә түгел, нинди озын әкиятләрен дә яттан белүләренә сокланып карап утырдык. Биредә ул көнне “Сандугачтай моңлы Тукай теле” дип исемләнгән районкүләм чара үтте һәм районның 25 балалар бакчалары коллективлары Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтте.

– Габдулла Тукайны балалар кечкенә вакыттан ук күңелләренә салырга тиеш, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Балалар бакчаларында бик сәләтле балалар бар. Бу аларның бүгенге чыгыш- ларыннан ук күренәчәк. Ә киләчәк тормышларында үзләренә өлге булачак.

Бәйгене 9нчы балалар бакчасы малайлар һәм кызлары “Кәҗә белән Сарык” әкияте белән башлап җибәрде. Юк, әкиятне укып кына чыкмады алар, нәкъ сәхнә артистлары кебек уйнап күрсәтте. Авыл тормышы әтәч тавышыннан башланды. Аннан Кәҗә белән Сарык сәяхәткә чыкты. Шунда бүреләр белән очрашты. Эчтәлеген яттан белгән әкият тә инде үзе, әмма аны тәрбия- челәре заманчалаштырган. Шулай ул кызыклырак та, матур да чыкты. Артистларының балалар булуы күренешне тагын да ямьләндерде.

Алар артыннан шушы ук әкият белән беренче балалар бакчасы чыгыш ясады. Әкият тә шул, эчтәлеге дә, әмма бирелеше бөтенләй башка. Әкият геройларының китап битеннән чыгулары ук чыгышка оригинальлек өстәде. Бишенче балалар бакчасы тәкъдим иткән “Су анасы” да искиткеч матур булды. Алар декорация әзерләүгә дә зур игътибар биргән. Кызыклы башланып та китте. Күбәләкләр очып йөри, бака сикерә, шунда малай йөгереп чыгып, күбәләк куа башлый. Кошлар сайравы, челтерәп чишмә агуы үзенә бер сихрилек өсти.

– Тукай иҗатына багышланган бик күп чараларда катнаштык, – ди әзерлек төркеме тәрбиячесе Гөлшат Сәфиева. – Радиодан да Тукай шигырьләрен сөйләдек, әти–әниләр белән Тукай әкият- ләре геройлары буенча кул эшләре ясап, уңышка ирештек. Алисә Гайфетдинова белән Салават Йосыпов эше республика бәйгесендә катнашачак. Сәнгать мәктәбендә узган “Бөек Тукай оныклары” бәйгесендә биючеләребез беренче урынны яулады. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясап, Салават Йосы- пов белән Тимерхан Мостафин район бәйгесендә җиңеп чыкты. Балалар уңышы безнең өчен дә шатлык.

Авыл балалар бакчалары да нинди яхшы әзерләнгән. Мөрәлеләр 18 бала алып килгән. “Шүрәлеләр белән янәшә” исемле чыгышларында Тукайның берничә әсәрен берләштереп эшләгәннәр.

Һәр чыгышка тукталып булмый. Шуны гына әйтәсе килә, балаларыбыз бик талантлы. Бәйге карарга килгән кунаклар, әти–әниләр дә моны алкышлар белән дәлилләде. Ул көнне бирегә “Салават күпере” журналы вәкилләре дә балаларга бүләкләр белән кайткан иде.       

– Шәһәр балалар бакчалары арасында беренче урынны 9нчы балалар бакчасы яулады, икенче, өченче урыннарда — 5нче һәм 2нче балалар бакчалары. Авыллар арасында мөрәлеләргә тиңнәр булмады. Икенче урында — Шушмабаш, өченчедә Үрнәк белән Хәсәншәехтан килгән нәни дусларыбыз, – диде жюри рәисе, мәгариф идарәсе белгече Энҗе Мостафина.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International