Онытылмас бу еллар
Бу дөньяда гаҗәеп кешеләр бар. Ислам Әхмәдиевич Зәкиевне күптән беләм кебек. Ул район башкарма комитеты рәисе булып эшләгән елларда мин райком инструкторы идем. Эш буенча аралашырга туры килә иде. Әле менә күптән түгел очрашып озаклап сөйләшеп утырдык, сүз уңаеннан ул елларны да искә алдык. Шушы көнне мин бу кеше турында бик аз белүемне аңладым.
Мине Ислам Әхмәдиевичнең хәтере искиткеч яхшы булуы шаккатырды. Әллә кайчан булган вакыйгаларны энәсеннән җебенә кадәр күз алдына китереп бастыра, үзе белән эшләгән кешеләрнең (гади эшчеләрнең дә) исем–фамилияләрен, әтиләренең исемнәрен әйтеп сөйли, ара–тирә сөйләгәннәрен документлар белән дә раслап куя.
— Ислам Әхмәдиевич, Сез үзегез кайларда туып–үстегез? — дим.
— Балтач районының Яңгул авылыннан мин, — ди ул. — Мин 1936 елның 9 гыйнварында туганмын. Җиде классны Яңгулда, 10 классны Балтачта бетердем. Аннан үзебезнең авылдагы балалар йортында бер ел тәрбияче булып эшләдем. Балаларның өс–башлары әйбәт, ашату да әйбәт. Дәүләт бик яхшы кайгырта иде. Балалар укудан соң тегү, агач эшкәртү цехларында практика үтәләр, төрле түгәрәкләр эшли иде. Кыш көне чаңгы, чана шуабыз. Елгада боз каткач тимераякка басабыз, мин дә балалар белән шуам. Балалар белән төрле хәлләр килеп чыга, аларга ярдәм итә алганга куанып кайта идем.
Шуннан мин Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга кердем.
— Ни өченме? — дип сорау бирде әңгәмәдәшем һәм сөйләвен дәвам итте. — Мин авыл кешесенең хезмәтен күреп үстем һәм үсеп җиткәч ул хезмәтне җиңеләйтү өчен тырышачакмын дип сүз бирдем. Дөрес, укытучылар минем яхшы укуымны күреп укытучы булырга үгетләгәннәр иде, документларны алып җәяүләп Арча педучилищесына киттем. Тик соңга калган булып чыктым, тагын 60 километр җәяүләп кайттым. Шуннан Казанга укырга кердем.
Егет 1960 елның авгус- тында югары белем алып Балтач РТСына эшкә кайта. 90 сум оклад белән инженер–контролер итеп билгелиләр дә, мастерской мөдире булып эшләргә кушалар. Яңа елдан оклад 120 сумга менә.
— Ул вакытта күп акча булгандыр инде, — дим.
— Зур акча иде, 120 грамм алтын бәясе иде ул.
Ил җитәкчесе Хрущевның реформалары аңа да кагыла. Районнарны берләштереп Балтачны Арчага кушалар, 1962 елның апрелендә Ислам Әхмәдиевич авыл хуҗалыгы производство идарәсенә кадрлар буенча өлкән белгеч итеп алына. Төрле районнар буйлап йөрергә, күп мәсьәләләр хәл итәргә туры килә.
Июнь аенда парторг Гыймадетдинов кабинетына дәшеп алалар. “Сельхозтехника” берләшмәсе җитәкчесе Касыйм Биккулов та шунда.
— Эшең ошыймы? — дип сорый парторг.
— Ошый, — ди яшь белгеч.
— Без дә шулай уйлыйбыз. Шуңа күрә сине “Сельхозтехника” управляющиенең урынбасары итеп тәкъдим итәбез.
Әлеге штатны яңа биргәннәр икән. Ризалашмый кая барасың инде? Бернинди техникасы юк. Әмма Касыйм абый әйбәт кеше булып чыга.
— Аннан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин иде, — ди Ислам Әхмәдиевич. — Тәртипле, сүгенми, акыллы кеше иде.
Берзаман урынбасар вазыйфасын кыскарталар, баш инженер булып кала ул, Касыйм абый пенсиягә китә, җитәкче булып Әхәт Шәйдуллин килә.
— Зәйнуллин (икенче секретарь) үгетләп Әтнәгә управляющий итеп җибәрде. 1966 елның 26 июне иде. Андагы хәлләрне күреп аптырап калдым. Мастерской таштан, ярты өлеше подвал, тәбәнәк, идәне җир. Өстәлләр — агачтан. 40 елдан артык тарихы булса да, бернинди эш шартлары юк иде. Шок хәлендә калдым: монда ничек итеп эшләргә? Машиналар иске, өчесе бөтенләй тәгәрмәчсез, калганнар 1әр тәгәрмәчле.
“Татсельхозтехника” җитәкчесе урынбасары Сергей Резяпкин килде, ул да мондый хәлне күреп гаҗәпләнде. Бер атна эчендә 30 шина алып кайттык, яңа көпчәкләр киерттек. Яңа тәртип керттек, дисциплинаны ныгыттык, җитештерү бер ярым тапкыр артты.
1968 елның 8 мае Ислам Әхмәдиевичның гына түгел, аның тормыш иптәше Факия апаның да хәтерендә нык саклана.
— Онытылырлык көн түгел — миңа 30 яшь тулуны билгеләп үтәсе көн иде, — дип сүзгә кушылды ул. — Билгеләп үттек менә...
Мастерскойның ярым подвал тибында, стеналары таштан булуын әйтеп үткән идек инде. Түбәсенең бер өлеше шифер, калганы рубероид булып, җир идәнгә, агач өстәлләргә 40 ел буе ягулык–майлау материаллары сеңгән. Менә шушы корылма — 6 сәгать 45 минутта яна башлый. Эшчеләр станокларны, җиһазларны тышка ташып коткарып калалар.
Янгыннан соң чистарту, тәртипкә китерү, яңа мастерской төзү, янганын торгызу, кышкы ремонтка әзерләнү эшләрен башкарырга кирәк була. Менә шундый көннәрнең берсе. 1968 елның 10 октябрендә агач бинаны кышка әзерләү максатында, янган мастерскойның урта стенасын ныгыту өчен аның өске өлешенә тимер–бетон пояс ясарга булалар. Поясның үлчәме 0,6х0,35х66 куб. метрлы булып, барысы 14 куб. метр бетонны дүрт метр биеклеккә чиләк белән күтәрергә кирәк була. Ирләр һәм утызлап хатын–кыз бетонны ясап иртән сәгать сигездән кичке алтыга кадәр шул эшне башкарып өстен рубероид белән каплап куялар. Иртән ява башлаган ябалак кар катнаш яңгыр көне буе ява, унбиш сантиметрлап кар төшә. “Минем яндагы эшче үзенең трусигына кадәр яңгыр үткәнең әйткәч, башкалар һәм мин дә аңа елмаеп кына карадык, чөнки без барыбыз да шундый халәттә идек”, — дип искә ала Ислам Әхмәдиевич.
Бердәм коллектив тырышлыгы белән 1970 елда янган мастерской торгызылып сафка бастырыла. Идәннәре мәрмәр таштан җәелә, шомартыла, стеналары буяла, зур, якты тәрәзәләр, түшәмгә ДРЛ лампалары асыла, тимер эшкәртү цехына өр–яңа станоклар, стендлар ур- наштырыла. Коллектив өчен зур шатлык, шул ук вакытта үзләренең хезмәт җимеше дә була ул.
Төзүчеләр һәм материал булудан файдаланып, 1970 елда яңа мастерской зурлыгында машиналарга гараж төзи башлыйлар һәм аны комбайннар ремонт- лауда файдаланалар.
— Халыкның ул вакытта ничек эшләгәненә анализ ясыйм да, нинди халык булды икән дип шаккатам, — ди Ислам Әхмәдиевич. — Орден, медальләр дә жәл түгел аларга, үз теләкләре белән эшләделәр бит.
Социаль объектлар төзүне дә дәвам итәләр: фатирлар, балалар бакчасы төзелә.
Ислам Зәкиевне 1972 елның мартында Арча “Сельхозтехника” берләшмәсенә управляющий итеп куялар. 1976 елның июненнән КПСС райкомының икенче сек- ретаре. 1977 елның июль башыннан район башкарма комитеты рәисе. Ул елларда районда күп төзелешләр алып барыла. Аерым алганда, яңа почта, педучилище биналары сафка баса. Үзәк хастаханәнең аерым агач биналарга урнашкан бүлекләре яңа бинага күчерелә. Арчага беренче тапкыр газ килә.
Районга газ кертүдә якташыбыз Тәлгать Нигъмәтҗанович Шиһабиевның өлеше чиксез зур булды, — ди Ислам Әхмәдиевич. — Аның булышлыгы белән газ торбалары челтәреннән республикада беренче тапкыр Арча районы газ алды һәм район, хуҗалыклар газ белән тәэмин ителделәр, — диде ул. — “Искра” колхозы рәисе Фәйзи Әхмәтович Галиев беренче булып Арчадагы газны үзенә китерә алды һәм хуҗалыкларына газ кертте.
Районда юллар челтәренең системасын булдыру һәм төзү буенча күп эш башкарылды. Арчага керү һәм чыгу, әйләнеп үтү юллары уңайлы итеп эшләнде, таулар киселде, елгалар күмелде. Бик күп күперләр заманча итеп төзәтелде, яңалары төзелде.
— Район “Сельхозтехника”сының яңа бинасын төзү ул вакыттагы управляющий Альберт Зариповка йөкләнде, — дип искә ала Ислам Әхмәдиевич. — Башлап йөрүче, беренче биналарны төзетүче ул булды, аның керткән өлеше зур.
Ислам Әхмәдиевич әнә шундый олы хезмәт юлы үткән кеше. Сугыш чоры балаларының балачагы булмаган, диләр. Тормыш йөген бик иртә тартырга туры килә аңа. Әтиләре сугыштан кайтмый. Дүрт бала ятим үсә.
— Җиңү көне минем өчен бәгырьләрне телгәли торган көн, — ди ул. — Мин әтиемне бөтенләйгә югалтуымны шул көнне генә чынлап торып аңладым. Әтиләре кайтканнарга җиңелрәк булды. Бригадир иң авыр эшләрне миңа куша иде, чөнки мине якларга әти юк.
Урамнарында унике малай була алар. Иртәнге ашка — Коры елгадагы кузгалак, какы, кычыткан. Көндезге аш вакыты җитә — тагын шул елгага юл тоталар. Кичке ашка — тагын Коры елгага.
Ислам Әхмәдиевич быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без аны шушы уңай белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхет телибез!
Ильяс Фәттахов