Хөрмәтле шәһәр халкы!

2016 елның 29 апреле, җомга

Хөрмәтле шәһәр халкы!

Традиция буенча, 9 майда шәһәребезнең үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары үтәчәк. Сәгать 10да башлана. Программада: бәйрәм парады, митинг, концерт.

Бәйрәм парадында катнашучы коллективларның җыелу урыны – Интернационал һәм Беренче май урамнары тыкрыгы (музей бинасы). 19 сәгатьтә үзәк мәйданда “Арча кичләре”.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта хезмәт һәм гомуми белем учреЖдениеләре коллективлары колоннасының үтү тәртибе

1. Байрак йөртүчеләр. 2. 1 берәмлек хәрби техниканың үтүе. 3. Авыл һәм шәһәр җирлекләре автоколоннасы үтүе. 4. Хәрби комиссариат офицерлары һәм отставкадагы хәрби хезмәт ветераннары. 5. Хәрби хезмәткә чакырылучылар колоннасы. 6. “Барабанчылар” ансамбле. 7. Кадетлар колоннасы. 8. “Мин хәтерлим, горурланам!” акциясендә катнашучылар. 9. “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар. 10. Мәгариф идарәсе һәм мәгарифнең ведомство учреҗдениеләре. 11. Арчаның 1нче мәктәбе. 12. Арчаның 2нче мәктәбе. 13. Арчаның 3нче мәктәбе. 14. Арчаның 5нче гимназиясе. 15. Арчаның Г.Тукай исемендәге педагогика көллияте. 16. Яшьләр, волонтерлар, спортчылар. 17. Мәдәният идарәсе. 18. Арча район үзәк хастаханәсе. 19. Социаль яклау бүлеге. 20. Арча ЗУЭСы. 21. Арча районара почтамты. 22. “АСПК” акционерлык җәмгыяте. 23. “Водоканал-Сервис”, “Тепло-Сервис” ширкәтләре. 24. “Арча КСМы” ширкәте. 25.”Энергосервис” ширкәте. 26. “Арча МСОсы” ширкәте. 27. “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте. 28. Арча газ куллану хезмәте. 29. “Арча элеваторы” акционерлык җәмгыяте. 30. “Металл” ширкәте. 31. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International