Һәр язны урманчылар өчен кызу көннәр башлана.
— Көннәр җылыну белән янгын куркынычы да арта, — ди Арча урман хуҗалыгының бүлек җитәкчесе Әнәс Закиров. — Май бәйрәмнәрендә табигать кочагына чыгучылар күбәя. Урманнарны янгыннан саклау буенча өстәмә чаралар күрәбез.
15 апрельдән 31 октябрьгә кадәр эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән патрульлек итү оештырыла.
Урманнарда һәм утыртмаларда учак ягу, коры үлән, салам яндыру, чүп–чар ташлау тыела. Кагыйдәләрне бозучылар җаваплылыкка тартылачак.