Таэквон-до буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булды

2016 елның 29 апреле, җомга

22 апрельдән 25енә кадәр Чувашия Республикасының Новочебоксарск шәһәрендә 2002–2004 елгы яшүсмерләр арасында таэквон-до буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булды.

Анда төрле шәһәрләрдән спортчылар катнашты. Безнең районнан Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңүче Рәмис Гыйлаҗиев (“Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, тренеры Г.Борһанов) икенче урынны алды. Ул июньдә Татарстан җыелма командасы составында Россия беренчелегендә катнашачак. Рәмискә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International