Район хакимиятендә Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек буенча киңәшмә узды

2016 елның 29 апреле, җомга

Район хакимиятендә Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек буенча киңәшмә узды. Аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Киңәшмәдә Җиңү парадында хезмәт коллективларының үтү тәртибе каралды. Ул газетабызның бүгенге санында бирелә. Быел да парадта “Үлемсез полк” акциясе кысаларында аерым колонна узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Ә менә башка еллардан аермалы буларак парадны чын хәрби техника — БТР ачып җибәрер дип көтелә. Парадта быел хәрби хезмәткә алыначак егетләрнең аерым колонна булып үтәргә җыенуы да яңалык. Гомумән, быелгы бәйрәм чаралары узган елгыдан һич тә ким булмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International