Дөрес яшибезме?

2016 елның 29 апреле, җомга

Дөрес яшибезме?

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан “Онкология” китабы әзерләнде. 88 битлек әлеге китапны Интернет челтәреннән махсус укып чыктым.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм рес- публиканың баш онкологы Рөстәм Хәсәнов даими медицина тикшерүе үтәргә киңәш итә. Чир иртә ачыкланган очракта аны дәвалавы да җиңелрәк һәм нәтиҗәсе дә зуррак. Әлеге китапны әзерләүчеләр бу фәнни хезмәтне укырга киңәш итә. Бәлки, чыннан да, файдасы тияр, без дөрес тормыш рәвеше алып барабызмы икән, бәлки үзебездә һәм тирәлегегездә нәрсәдер үзгәртергә кирәктер?

Гадәттә күпләр сәламәтлекне физик халәт дип белә. Ә сәламәтлек ул физик, рухи, психик һәм социаль иминлекнең тулы бер торышы. Соңгы 30 елда яман шеш белән авыру очраклары ике тапкырга арткан. Якын 10 еллыкта бөтен дөньяда онкология үсәчәк, дип фаразлыйлар. Шунлыктан бу ил җитәкчелегеннән дә һәм кешенең үзенә карата да аерым игътибар таләп итә.

Авыртмас өчен нишләргә? Китапта 10 төрле киңәш язылган. Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмас- ка, көчле кояш астында озак вакыт кызынмаска, эш урынында хезмәтне сак- лау кагыйдәләрен үтәргә, дөрес тукланырга, (өстәлдә яшелчә, җиләк-җимеш, бөртеклеләр өстенлек итсен, кызыл итне куллануны чикләргә), симерүдән сакланырга (көнгә кимендә 30 минут актив хәрәкәт), үзеңдә үзгәрешләр, шеш тоеп алсаң, кичекмәстән табибка барырга, 45 яшьтән соң ир–атларга табибка күренергә, хатын–кызларга маммологта, гинекологта даими тикшеренеп торырга киңәш ителә. Яман шеш авыртмый, дип кисәтә белгечләр.

Яман шеш белән авырт- кан кешегә бу турыда әйтергәме, юкмы? Һичшиксез, әйтергә, ди белгечләр. Россиядә үзенең диагнозын белмичә, дәваланудан баш тартучылар бар. Шул сәбәпле яман шеш белән авыручыларның өчтән бере бакыйлык- ка күчә. Ә бит аларны коткарып калып була иде, дип борчыла табиблар. Авыруга диагнозы турында әйтү табибның осталыгыннан тора. Аның өчен табибка психоаналитик булырга кирәк. Авыру үзендә яшәү өчен көрәш башларга тиеш. Чөнки яман шеш – ул әле хөкем карары түгел, ә бәлки диагноз.

Китапта шулай ук яман шеш авыруы турында уйдырма һәм чынбарлык турында язылган. Яман шешне дәвалап булмый — бу уйдырма, ә менә иртә ачыкланган очракта чирнең дәвага бирешүе һәм аның күп формаларын дәвалап булуы – монысы чынбарлык. Онкология чире бар авыруларга караганда да куркыныч – уйдырма, үлемгә китерүче йөрәк, кан авыруларыннан кала яман шеш икенче урында тора. Яман шеш – йогышлы чир – дөрес- леккә туры килми. Халык медицинасы нәтиҗәлерәк – уйдырма, ул нәтиҗәле түгел. Дөрес тормыш рәвешенең әһәмиятле икәнлегенә ышанмаучылар бар. Ә ышанырга кирәк. Яман шешкә кагылсаң, ул тагын да котырып үсәчәк – бу уйдырма, кичекмәстән операция ясарга кирәк. Яман шеш имгәнүләрдән һәм стресстан соң барлыкка килә – бу факторлар белән турыдан-туры бәйләнеш юк. Күпләрне кызыксындырган сорау: кесә телефоннары яман шеш барлыкка китерәме? Бәйләнеш расланмаган.

 Җыеп шуны әйтәсе килә: авырмас өчен дөрес тук- ланырга, физик яктан актив булырга һәм даими медицина тикшерүе үтәргә кирәк.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International