Зират — изге урын

2016 елның 29 апреле, җомга

Зират — изге урын

Экология икеайлыгында һәрберебезнең соңгы йорты булган зиратларыбыз да төзекләндерелә, чистартыла.

— Безнең авыл җирлегендә 8 зират бар, — ди Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков. — Аларның барысының да коймалары яңартылды дияргә була. Апазның бер зиратында аз гына эш калды, быел аны да төгәллибез.

Узган ел Хәсәншәех авылының ике һәм Каргалы зиратлары коймалары буялды. Зур агачларны кистек. Узган атнада өмәгә әзерләнгән идек, тик яңгыр яуды. Пөшәңгәр, Мирҗәм, Каргалы авылларында өмәләр бик актив уза. Калган авыллар да шулай булса иде, дип теләп йөрим.

Безнең авыл җирлеге территориясендә Шомбашы дигән авыл булган. Аның соңгы кешесе, сугыш ветераны Нурый абый үлгәнгә дә күптән инде. Быел менә шушы зиратка да койма тотарга дигән исәп бар.

Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов:

— Яңа Кенәр авылында 3 зират бар. Быел ике тапкыр өмә ясадык. Бер зиратка актив киләләр, калганнары белән авыррак. Картайган агачларны кисәбез, коймалар төзек.

Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов:

— Шәһәр зиратларының күбесендә тәртип дияргә була. Узган ел көз район башлыгы Илшат Нуриев зиратларны карап чыкканнан соң аларны төзекләндерү буенча күрсәтмә бирде. Аерым алганда, станциядәге зиратта картайган агачларны кисү оештырылды. Бу эштә Арча элеваторы, Арча агросәнәгать көллияте филиалы, “Арча нефть продуктлары” коллективлары актив катнашты.

Быел бу эш дәвам итә.

Безне элеккеге крахмал заводы янындагы борынгы зират борчый. Соңгы елларда аны чистарту, төзекләндерү буенча күп эш башкарылган. Әмма башкарасы эш күләме зур әле. Мондый очракта предприятие, оешмаларга мөрәҗәгать итми ниш- лисең? Үзәк хастаханә, “Жилкомбытсервис”, “Водоканал–Сервис”, “Энергосервис”, Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге коллективларына зур рәхмәт! Алар бик яхшы эшләде. “АСПК” акционерлык җәмгыяте, Арча гуманитар–техник техникумы, ветеринария берләшмәсе сугыш әсирләре зиратында, 7нче урта мәктәп Төбәк–Чокырча зиратында эшләде.

“Топливосбыт”, “Арча МСОсы” бераз катнашты.

Элекке елларда барлык чараларда актив катнаша торган “Арча АТПсы” җәмгыяте, сөт комбинаты, РЭС, поч-та бүлеге, “Круг” ширкәте коллективлары да шәһәребез тарихының аерылгысыз өлеше булган зиратны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертерләр дип өметләнәбез.

Бу җомгада Арча педагогика көллия- те студентлары (500 кеше) борынгы зиратны һәм үзәк стадионны чистартуда эшләячәк. Әлеге өмәдә теләгән һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International