Буйдакларның “башларына җиттеләр”

2016 елның 29 апреле, җомга

Буйдакларның “башларына җиттеләр”

Узган шимбәдә Күпербаш мәдәният йортында спектакль булды. Авылның үзешчән артистлары тамашачылар хөкеменә Гөлсинә Зәкиеваның “Өйләнәм дигәч кенә...” исемле комедиясен тәкъдим итте.

– Башта бер спектакль өйрәнә башлаган идек. Гөлсинә Зәкиеваның китабы китапханәгә килеп керү һәм аны кулга алып укый башлау белән бу пьеса күзгә чалынды. Өр–яңадан шуны өйрәнә башладык, – диде мәдәният йорты җитәкчесе Әлфия Антонова. – Халыкчан да, өйрәнергә дә җайлы, күңелле дә.

Әлфия Антонова биредә вакытлыча гына эшли. Мәдәният йорты җитәкчесен декрет ялына чыгарган.

– Мин озак еллар авыл җирлегендә сәркатип булып эшләп лаеклы ялга чыктым, – ди Әлфия ханым. – Әйдә, Әлфия апа, эшләп тор инде, синнән дә кулай кеше юк, дигәч, риза булып килгән идем. Йөзгә кызыллык китереп булмый бит инде, тырышам.

Әйе, өлкәннәр бар да диярлек шундый шул. Йөзгә кызыллык китермим, булмый моннан дигән сүз ишетмим, дия–дия бөтен көчен куеп булдыра алганча тырыша. Әлфия Антонова да шулай. Төрле чаралар оештыра, яшьләр белән спектакльләр куя... Әлбәттә, уң кулы, иң беренче ярдәмчесе, киңәшчесе китапханә мөдире Алсу Иванова белән бергә.

Узган ел коллектив бер спектакль куйган булган. Ошап киткән. Быел тагын уйнарга алынган. Һәм унга якын кеше катнаша торган пьесага тукталган! Авыл җирендә бу. Кайбер урыннарда спектакльдә уйнарга 4–5 кеше таба алмаган вакытта. Каян табып бетергәннәр ул халыкны?

– Бездә андый проб- лема юк, бар да сәхнәгә менәм, уйныйм дип тора. Ике кешебез роль җитмичә үпкәләп кайтып та китте әле, – ди Әлфия Антонова. – Спектакльдә катнашучыларның барысы да авылда мәдәният өлкәсен гөрләткән иң актив кешеләр.

Үзешчән артистлар арасында аның улы да, кызы да, килендәшләре дә, сеңлесенең улы да уйный. Аерып алып кайберләрен генә мактыйсым килми, һәрберсе үз ролен матур башкарды. Юкка гына тамашачы спектакльне өзлексез кул чабып, көлеп карамады, соңыннан алкышларга күммәде инде! Илшат Тимашев (Камай ролендә), Раил Миннебаев (Шамай), Нияз Сафиуллин (Рамазан), 63 яшьлек Нәзирә Миннебаева (яучы карчык Хәят), Айзирә Нигъмәтҗанова (Сара), Суфия Нигъмәтҗанова (Дилназ), Рәзинә Әхмәтҗанова (Гөлназ), 9 сыйныф укучысы Камилә Нигъмәтҗанова (Сәрбиназ), Айнур Антонов (Доминик) – алкыш- лар менә аларга иде.

Темасы – буйдак егетләрне өйләндерү. Төрле юллар, хәйлә һәм хатын–кызның бу өлкәдә үзенә генә хас булган осталыгы белән. Менә шулай өйләнмичә картайган, үз яше турында онытып җибәреп, яшь кызлар турында хыялланган егетләрне кызык иттеләр, “кычкыртып” өйләндерделәр Күпербашта.

Спектакль тәмам. Алкышлар озак тынмады. Спортзал итеп эшләнгән, сәхнәсе дә булмаган залның бер почмагында әнә шулай спектакль куйды үзешчән артистлар. Әлфия Антонова пәрдәне Түбән Мәтәскә мәдәният йортының иске пәрдәсеннән теккән, чаршауларны, башка кирәк–яракларны да инде, өйләреннән алып килгәннәр. Әмма уйнап чыктылар. Менә дигән итеп. Теләк кенә кирәк икән.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International