Кубок та кире кайтыр

2016 елның 29 апреле, җомга

Кубок та кире кайтыр

Яңа Кенәр иҗат йортының Ашытбаш мәктәбендә тренер булып эшләүче Сөләйман Галиуллин район шахматчыларын гына түгел, безне дә тынычлыкта калдырмый. Андый тынгысыз кешеләрне хөрмәт итәбез без.

— Моңарчы үткәрелмәгән эксклюзив ярыш оештырабыз, килми калмагыз, — диде ул.

Менә ул, Ашытбаш мәктәбенең зур бер спорт залы шахматчылар һәм шашкачылар белән тулган. Мәктәптә ярышны Наил Сабирҗанов белән Сөләйман Галиуллин оештырган. Бар да уйлый, шахмат, шашка уйный. 107 укучы. Хәтта балалар бакчаларыннан да килгәннәр. Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, шашка уйнарга өйрәтүче Хәйдәр Зәйнуллин һәм Яңа Кенәр мәктәбе физика укытучысы, шахмат түгәрәге алып баручы Таһир Сәмигуллин нәтиҗәләрне язып бара.

— 12 ярыш берьюлы бара, швейцар ысулы белән уйныйбыз. Шашка һәм шахмат буенча да ярышалар, — дип каршы алды алар безне.

Балаларның уйлау сәләтен үстерү турында кайда ничек кайгыр- туны күрсәтә торган мәгълүмат — ярышта катнашучы командалар. Алар: Ашытбаш, Шушмабаш, Яңа Кырлай, Яңа Кенәр, Курса–Почмак, Урта Курса, Пөшәңгәр, Кызыл Яр, Арча педагогика көллияте, Балтач һәм Әтнә районнары командалары.

Быел “Арча хәбәрләре” призына үткәрелгән шахмат ярышында күчмә кубокны әтнәлеләр алып китте. Бу юлы да алар җиңәргә килде. Әтнә балалар спорт мәктәбенең шахматчылар тренеры Раил Шакиров республика категория- сендәге судья. Алар Татарстан, Россия ярышларында уйнаган көчле команда. Ярышка Раил Шакиров җыелма команда белән килгән иде.

— Арчада да быел шахмат күтәрелә башлады, — диде ул.

Үзебезнекеләр белән сөйләштем.

— Февральдә үткәрелгән шашка ярышында өч җиңү белән кайттык, —дип куанып сөйли Пөшәңгәр мәктәбе укытучысы Гөлсинә Мәгъсүмова.

Ашытбаш мәктәбе 7 сыйныф укучысы Илфат Шәрипов яшьтәшләре арасында 3нче урынны алды.

— 3 сыйныфтан шашка, шахмат уйныйм, — дип сөйли. — Яратып уйныйм. Районда призлы урыннар алам. Башка спорт ярышларында да алда булырга тырышам.

Шушмабаш мәктәбеннән шашка, шахмат буенча призлы урыннарны алучы 9 сыйныф укучысы Камил Кәримов:

— Тренерыбыз Рәҗәп Вилданов, — дип сөйләде. — Шашка, шахмат уйнау тактикага, оста итеп көрәшергә дә өйрәтә. Мин көрәш буенча район чемпионы. Тренерыбыз Зөлфәт Хәйруллин.

Яшьтәшләре арасында 2нче урынны алган Ашытбаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Фаягөл Гатауллина:

— Шахмат, шашка яхшы укырга да ярдәм итә, чөнки ул башны эшләтә, — ди.

Ярышта кемнәр җиңде, дип уйлыйсыз? Юк, әтнәләр түгел, ашытбашлар! Әтнәләр икенче булды, Шушмабаш мәктәбе командасы — 3нче, Яңа Кырлай мәктәбе укучылары 4нче урынны алды.

— Әтнәләрдән “Арча хәбәрләре” призына отып алып киткән күчмә кубокны да үзебезгә алабыз әле, — ди Сөләйман Галиуллин.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International