Әгәр мин депутат булсам...

2016 елның 29 апреле, җомга

Әгәр мин депутат булсам...

18 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек максатыннан үткәрелде бу чара. Яшьләр арасында сайлауларга карата пассивлык күрсәтүчеләр булуы җәмәгатьчелектә борчу тудыра.

– Без моның белән һич килешә алмыйбыз. Чөнки без үзебез генә түгел, илебезнең киләчәген сайлыйбыз. Һәркем үз тавышыннан күп нәрсә торганны аңларга тиеш, – менә шул фикергә төп басым ясалды биредә.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең Арча үзәк китапханәсе, Укучылар сарае белән берлектә оештырылган “Без илебез киләчәген сайлыйбыз” исемле эшлекле уен нәкъ менә шул темага багышланды да.

Чараның теоретик өлешендә катнашучыларны сайлаулар, аның тәртибе һәм сайлаучы хокуклары белән таныштырдылар. Аннан дүрт командага бүленеп, беренче тапкыр сайлаулар алдында торган яшь буынның бу юнәлештә белемнәрен тикшерделәр. Эшлекле уенда Арча педагогика көллияте (“Белемле яшьләр”), социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы (“Аськи”), гуманитар–техник техникум (”Винтаж”) һәм Арча агросәнәгать көллияте (“Агроград”) студентлары катнашты.

Эшлекле уен эшлекле шартларда үтте дә. Нәкъ сайлаулардагыча сайлау, тавышларны исәпләү комиссияләре дә, күзәтүчеләр дә булды. Сайлаучылар ролен Арча бишенче гимназиясенең 10 сыйныф укучылары башкарды. Жюри да дәрәҗәле шәхесләрдән тупланган һәм бик таләпчән иде.

Башта сорауларга цифрлар язылган карточкалар ярдәмендә җавап бирделәр. Ягъни ун юлга ун җавап язып, бирелгән сорауга җавапның ничәнче юлда икәнен шул карточкадагы саннар белән күрсәтергә кирәк иде. Әйтергә җайлы гына кебек, сорауларын ишетсәгез... Әмма студентлар югалып калмады. Командаларның бер-берсенә әзерләгән сораулары да тешли торган иде, хәйран уйланырга мәҗбүр итте.

Иҗади өй эшен дә һәр команда иҗади якын килеп башкарган. Аларга беренче тапкыр сайларга килүчегә сайлаучы дипломы яки сертификаты эшләргә һәм шуны аңлатып бирергә кушылган.

Алдагы бәйге “Мин – депутат” дип атала. Һәр командадан бер кеше үзен депутатлыкка кандидат итеп “куеп”, сайлаучыларга аңлаешлы формада үз программасын тәкъдим итәргә тиеш иде. “Винтаж” командасыннан депутатлыкка кандидат Бежан Мансуров бик кызыклы фикерләр җиткерде.

– Депутат булсам, пенсионерларның һәм инвалидларның тормышын яхшыртыр, яшьләргә үз тиңдәшләре кебек карау- чы хезмәт булдырыр, мохтаҗларга психологик һәм финанс ярдәме күрсәтер идем, – диде ул һәм аларны тормышка ашыруда фикердәшләре ярдәменә таяначагын белдерде.

Башкаларның да программалары шул бер тирәдә бөтерелде, халык тормышын яхшыртуны күздә тотты. Алар өлкәннәр һәм яшьләрне иң борчыган мәсьәләләрне күреп, белеп, аңлап йөри, үзләренчә ярдәм кулы сузарга тырыша.

Соңыннан программаны яклаудан чыгып, сайлаучылар аларга тавыш бирде. Нәкъ чын сайлаулардагы кебек бюллетеньнәр алып, кабинада үз кандидатына тавыш биреп, урнага салып. Исәпләү комиссиясенә тавышларны санарга гына калды. Иң күп тавышны Алина Андреева (“Белемле яшьләр” командасыннан) җыйды.

– Әмма ул гына түгел, сез барыгыз да җиңүче, – диделәр жюри әгъзалары. – Чөнки бик зур тәҗрибә тупладыгыз. “Илнең киләчәге минем сайлауларда катнашуыма бәйле” – сез бүген шундый нәтиҗәгә килдегез һәм без нәкъ менә шуңа ирешергә теләдек тә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International