“Без- Тукай варислары” шигырь бәйрәме
Бүген, 28 нче апрель көнне, 5 нче Арча гимназиясендә Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Без- Тукай варислары” шигырь бәйрәме бәйгесе үткәрелде. Районыбызның укучылары шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле сөйли белү осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйге 3 төркемдә алып барылды . Һәр төркемдә: I урынны Зиннәтова Алия 4 нче класс, 5нче Арча гимназиясе укучысы, укытучысы (Галимова С.Н.), Хәбибуллин Надир, 5нче класс, Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Тазиева Г.С, Гатин Алмир, 9 нчы класс, Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе( укытучысы, Нуриева Т. Г.) яуладылар.