2016 нчы елның 29 апрелендә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел”-2016 бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче турында 33 укытучы катнашты. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Һәркем зур кызыксыну, дулкынлану белән бәйге башлануын көтә. Бүген биредә районның иң көчле, иҗади, алдынгы укытучылары көч сынаша. Ләкин көчлеләрнең дә көчлесе була. Бүген мөхтәрәм жюри татар мөгаллимнәренең хезмәтен бәяләячәк.
Әйе, бу дөньяда барысы да туган телдән, аның моңыннан башлана: милләтпәрвәрлек тә, ватанпәрвәрлек тә, ата-анаңа, туганнарыңа ихтирам да, туган туфрагыңа мәхәббәт тә... Әлеге сыйфатларны тәрбияләүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына зур бурыч йөкләнә.
Бәйрәм бөек шагыйребез Г.Тукай шигыре белән башланып китте. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов бәйгене ачык дип белдерде, конкурсантларга уңышлар теләде.
Бәйге өч этаптан торды .Укытучылар үзләре, һөнәри эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Г.Тукай әсәрләрен сәкнәләштерделәр, осталык дәресләрен тәкъдим иттеләр. Берсеннән –берсе матур чыгышлар, яңа идеяләр, заманча укыту һәм тәрбия ысуллары, сәхнә осталыгы белән кабат сокландырдылар татар мөгаллимнәре. Туган телгә, туган җиргә булган тугрылыклары , һөнәри осталыклары , иҗади хезмәтләре һәм балаларга булган чиксез мәхәббәтләре белән шаккатырдылар алар. Туктаусыз һөнәри үсештә булулары, бетмәс энергия һәм чиксез сабырлыклары белән хөрмәт уяттылар.
Әлбәттә , хөкемдарларга да җиңел булмады бүген. Ниһаять, “Туган тел”-2016 бәйгесе җиңүчеләре билгеле!
1 урын – Иске Чуриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валиева Ләйсән Фоат кызы
2 урын- Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы
2 урын - Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Зөһрә Габбас кызы
3 урын – Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Ләйсән Мансур кызы
3 урын – Арча 7 нче номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Лилия Илдус кызы
3 урын – Апаз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Алсу Реваль кызы.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!