28 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга һәм Бөтендөнья бию көненә багышланган хисап концерты булды.

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

   28 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга һәм Бөтендөнья бию көненә багышланган хисап концерты булды.

Концертны Арча район башкарма комитетының мәдәният идәрәсе җитәкчесе Рамиль Рафис улы Мохетдинов ачып җибәрде. Ул концерт сезонына нәтиҗәләр ясады. Арча балалар сәнгать мәктәбенең  уңышларын билгеләп үтте.

 Ижади концертта вокаль, бию һәм уен кораллары коллективлар катнашты. Халыкара, төбәкара бәйгеләр, "Созвездие — Йолдызлык — 2016" республика конкурсы лауреатлары, "Энҗеләр" вокаль ансамбле (җитәкчесе Тайфа Гидиятуллина), "Ар-и-Эль (җитәкчесе Эльза Камалова), "Глянец" (җитәкчеләре Зилә Мортазина һәм Венер Хисамиев) бию коллективлары чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Яшь җырчыларның матур тавышлары, укучыларның Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле укулары һәркемдә соклану уятты. "Мирас" гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Заһидә Гайфуллина), "Балкашык" фольклор-уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Альберт Гайнетдинов), Харисовларның инструменталь дуэты чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар концерттан бик канәгать калдылар, шатлыклы мизгелләр кичерделәр, онытылмаслык хис-кичерешләр, рәхмәт сүзләре белән таралыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International