26 апрельдән 1 майга кадәр Казанда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗатының "Виктория" VII Халыкара бәйге-фестивале узды

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

26 апрельдән 1 майга кадәр Казанда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗатының "Виктория" VII Халыкара бәйге-фестивале булып узды. Ул Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланды. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Энҗеләр" ансамбле (җитәкчесе Гидиятуллина Тайфа Фуат кызы) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

"Эстрада вокалы" номинациясендә Закиров Данил II дәрәҗә, Закирова Камилә — III дәрәҗә лауреат булдылар (укытучылары Минхаерова Гүзәл Марсель кызы). Галәветдинова Мәдинә — III дәрәҗә дипломант (укытучысы Сабирова Гөлнара Барый кызы).

"Фортепиано" номинациясендә Шиһабиева Азалия III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды (укытучысы Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы).

 Шириева Иллария катнашучы дипломы белән бүләкләнде (укытучысы Баһаветдинова Әлфия Сәлимулла кызы).

Җиңүегез белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International