Бәйрәмнәр тыныч үтсен

2016 елның 6 мае, җомга

Бәйрәмнәр тыныч үтсен

30 апрельдә район башлыгы Илшат Нуриев террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары һәм хокук саклау, прокуратура, янгын куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчеләре белән 1 Май һәм Җиңү бәйрәмнәре вакытында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

Ул киңәшмәдә катнашучылар алдына бәйрәм көннәрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча бурычлар билгеләде.

Район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев һәм янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Юзаев белдергәнчә, полиция һәм янгын сүндерүчеләр бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән эш режимына күчерелгән. Массакүләм чаралар вакытында да алар халыкның иминлеген саклаячак.

Террорчылык актларын, җәмәгать тәртибен бозуны кисәтү буенча районда түбәндәге кайнар телефон линияләре эшли: район хакимияте: 3-13-23; прокуратура: 3-16-80; полиция: 3-12-02; тикшерү комитеты бүлеге: 3-01-97; янгын куркынычсызлыгы хезмәте: 3-57-01.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International