30 апрельдә “Арча” спорткомплексында авыл районнары арасында кул көрәше буенча Татарстан чемпионаты узды

2016 елның 6 мае, җомга

30 апрельдә “Арча” спорткомплексында авыл районнары арасында кул көрәше буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда 16 районнан иң көчле егетләр һәм хатын-кызлар катнашты. Бәйгене спортчыларга уңышлар теләп һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ярышлар ир-егетләр арасында – 8, хатын-кызлар арасында 7 үлчәү авырлыгында үтте.

Мамадыш районы командасы – беренче, икенче – Теләче, Арча районы командасы өченче урынны яулады. (Тулырак arskmedia.ru сайтыннан укый аласыз).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International