Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек эшләре турында сүз алып барылды

2016 елның 6 мае, җомга

Арча Үзәк китапханәсенең уку залында район Иҗтимагый советы белән район ветераннар советы президиумының уртак киңәшмәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек эшләре турында сүз алып барылды. Киңәшмәдә катнашучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат та алды — алар өчен хокук белемнәре мәктәбе дәрес уздырды һәм нотариус Рәзинә Низаметдинова чыгыш ясады.

Сугыш һәм тыл ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя бара. Районыбызда бүгенге көндә сугышта катнашкан 50 кеше яшәсә, сугышта катнашучыларның толлары — 262. “Ветераннар белән очрашулар оештырып, аларның күргән-кичергәннәрен яшь буынга җиткерү, исән чакта аларны кадерләп, хөрмәт күрсәтеп яшәү — һәммәбезнең изге бурычы”, — дип ассызыклады район мәгариф идарәсе методисты Илшат Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International