Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Майның 5сеннән 20сенә кадәр үләннәр һәм чүп-чар яндыру, ачык һавада, табигать кочагында учак ягу, хәтта мангал белән ризык әзерләү, гомумән, тыела. Таләпләрне бозган очракта зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.