Интернет аша башкарып була

2016 елның 6 мае, җомга

Интернет аша башкарып була

Хәзер район эчке эшләр бүлегендә Интернет–портал аша төрле хезмәтләр башкарып була.

Хөкем ителгәнме–юкмы икәнлеккә белешмә, шәхси сакчы таныклыгы, төрле коралларны сатып алуга рөхсәт һәм аларны саклау хокукын бирүче лицензия алырга мөмкин. Автотранспорт чараларын һәм аларның тагылмаларын теркәргә, транспорт чаралары белән идарә итәргә хокук бирүче имтиханнарны тапшырырга һәм машина йөртү таныклыгы алырга, ирекле дәүләт дактилоскопик теркәве үтәргә була. Бу хезмәтләрне район эчке эшләр бүлегендә, ЮХИДИ бүлекчәсендә, Галактионов урамындагы күпфункцияле үзәктә һәм Интернет–портал аша www.gosuslugi.ru башкарырга була. Моның өчен башта шушы порталда теркәләсең, аннан алга таба хәрәкәт итә башлыйсың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International