Шалтыратырга хокуклы
Россия Федерациясе Җинаять–процессуаль кодексының 96нчы маддәсе нигезендә, шикләнелә торган кеше кыска срокта, әмма аны сорау алу яки тикшерүчегә китерү вакытыннан 3 сәгатьтән соңга калмыйча, сорау алучы, тикшерүче катнашында үзенең тоткарлануы һәм кайда булуын белдерү максатларында якын туганнарына, туганнарына яки якын кешеләренә бер тапкыр рус телендә телефоннан шалтыратырга хокуклы, бу турыда тоткарлау беркетмәсендә билге ясала. Шикләнелә торган кеше телефоннан сөйләшүдән баш тартса яки аның физик яисә психик җитешсезлекләре аркасында бу мөмкин булмаса, әлеге хокукны сорау алучы яки тикшерүче тормышка ашыра, бу турыда шулай ук тоткарлау беркетмәсендә билге ясала.
Алдан тикшерү мәнфәгатьләрендә тоткарлау фактын яшерен итеп сак- ларга кирәк булганда, сорау алучы, тикшерүченең нигезле карары буенча прокурор рөхсәте белән, шикләнелгән кеше балигъ булмаган яшьтә булган очраклардан тыш, әлеге хокук тормышка ашырылмаска мөмкин.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе