“Үлемсез полк” колонналары оешкан төстә үтәчәк

2016 елның 6 мае, җомга

Быел 9 майда Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм демонстрациясендә “Үлемсез полк” колонналары оешкан төстә үтәчәк. “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга теләүчеләргә кимендә А3 зурлыгында үз солдатының фоторәсемен әзерләргә, аны штандартка беркетергә кирәк булачак, шулай эшләмәгәндә ул колоннада күренмәячәк. Колоннаны планлаштырырга һәм оештырырга кирәк булу сәбәпле, акциядә катнашырга теләүчеләрнең 3–15–33 номеры белән шалтыратуларын һәм үзләренең катнашулары турында хәбәр итүләрен, җыелу урыны һәм вакыты, “Үлемсез полк” колоннасы төзелү турында мәгълүмат алуын сорыйбыз.

Арча район Советының

оештыру–гомуми бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International