Без сезгә бәхет телибез

2016 елның 6 мае, җомга

Без сезгә бәхет телибез

Район сәнгать мәктәбендә төрле яшьләр хәрәкәтләрендә катнашучылар белән профилактик исәпкә баскан яшүсмерләрнең концерты булды.

Әлеге чарада район башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Любовь Осина катнашты.

— Бу тәрбияви әһәмияткә ия бик зур чара, — дип сөйләде Любовь Михайловна. — Бүген монда балалар белән эшләүче җәмәгать тәрбиячеләренең барысы да булырга тиеш иде... Күңелдә шик туа: бүген шушындый шәфкатьлелек концертына килмәгәннәр балалар белән эшләргә лаеклы микән?

Районда барысы тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән 115 җәмәгать тәрбиячесе эшли. Алар арасында мәктәп директорлары, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, оешма, предприятие җитәкчеләре һ.б. бар.

— Балалар арасында юлдан тайпылулар булырга бик мөмкин, — дип сүзне дәвам итте Любовь Михайловна. — Әмма бу әле бернәрсә турында да әйтми. Баланы бары тик яхшылык белән, матур эшләргә тартып кына дөрес юлга чыгарып була.

Иң актив эшләгән һәм алар тәрбиягә алган яшүсмерләр профилактик исәптән төшкән җәмәгать тәрбиячеләренә Любовь Осина истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар: Арча гуманитар техник техникумы директоры Резедә Исмәгыйлева, шушы ук техникумның директор урынбасары Альбина Әхмәтханова, Арча агросәнәгать һөнәр көллияте филиалының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Исламова, Арчаның 1нче мәктәбе директор урынбасары Гүзәл Фәйзрахманова, Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Мөнирә Сабирова, Яңа Кенәр мәктәбе директор урынбасары Сөмбелә Хәнәфиева, Арча агросәнәгать һөнәр көллияте директор урынбасары Лилия Вәлиева.

Концерт сорау белән башланды: нәрсә өчен яшибез? Җавабы гади: кешеләргә яхшылык һәм яктылык алып килү өчен. Җирдә мәхәббәт, яхшылык һәм матурлык яшәгәндә генә адәм баласы бәхетле була ала. Димәк, яратырга, матурлык тудырырга һәм яхшылык эшләргә кирәк! Концертның максаты да шунда иде.

Сәхнәдә яшьләр вальс әйләнә. Вальс биергә өйрәнгән егет начарлык эшли алыр идеме икән? Юктыр, мөгаен. Балигъ булмаганнар белән эшләүче комиссиянең бөтен көче менә шушында — матурлык белән матурлык тудыру!

Арча агросәнәгать һөнәр көллияте егетләренең җырлавын шулай ук тәэсирләнеп тыңладык.

Сәхнәгә “Без барысын да булдырабыз!” республика конкурсы дипломанты Руслан Хәбибуллин чыкты. Русланның елмаеп, коляскада биюе — егетләргә һәм кызларга яшәргә көч бирә торган дулкынландыргыч күренеш иде. Афәрин Руслан, үзеңә дә, башкаларга да игелекле эш башкарасың. Бие, иҗат ит, күңел төшенкелегенә бирелмә! Син гаиләңә генә түгел, башкаларга да кирәк.

Концерт эшлекле чыгыш- лар белән аралаштырып барылды. Җәмәгать тәрбиячеләре Лилия Завялова, Рамилә Диярова, “Аграр яшьләр берләшмәсе” хәрәкәте җитәкчесе Лиана Калинина, район яшьләр парламенты рәисе Чулпан Кыямова үз эшләре белән таныштырды.

Программа Арча агросәнәгать һөнәр көллияте студенты, “Татар моңы — 2015” халыкара телевизион конкурсның 3нче дәрәҗәдәге лауреаты Раил Бакиев башкаруында “Без сезгә бәхет телибез” дигән җыр белән тәмамланды. Раилгә кушылып без барыбыз да олы тормышка аяк атлаучы яшүсмерләргә бәхет телибез.

Румия НАДРШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International