Чын талант ияләре
Узган атнада Арча сәнгать мәктәбенә районның иң алдынгы татар теле укытучылары җыелды. Биредә “Туган тел укытучысы–2016“ бәйгесе булды.
– Бөек Тукайның 130 еллыгы уңаеннан мәктәпләрдә күп төрле чаралар үткәрелде. Һәр мәктәптә, һәр мәгариф учреждениесендә шундый чаралар артында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче, туган телдә сөйләргә өйрәтүче татар теле укытучылары тора. Аларның укучылары төрле бәйгеләр, олимпиадаларда да җиңүләр яулый, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Ә бүген алар үзләре осталыкта көч сынаша.
Укытучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов тәб- рикләде һәм уңышлар теләде. Ә ярышучыларга изге теләкләр бик кирәк. Чөнки татар теле укытучылары арасында мондый һөнәри бәйге 2012 елдан бирле үткәрелмәгән булган һәм бу бәйгедә катнашучыларны юл яручылар ди-сәң дә була.
– Бәйгедә катнашырга теләүчеләр бик күп иде, – диде район мәгариф идарәсе белгече Энҗе Мостафина. – Без алар арасыннан иң көчлеләрен сайлап алырга мәҗбүр булдык. Моның өчен һәр укытучының портфолиосын карап чыгарга, дәрес эшкәртмәләре белән танышырга туры килде.
“Туган тел укытучысы–2016” бәйгесендә төрле мәктәпләрдән 13 укытучы катнашты. Татар теле укытучылары беренче булып үзләре белән таныштырды.
– Җиде буын туганнарым мөгаллимә булган. Әби–бабам, әнием шушы мәктәптә укыткан. Хәзер мин шушы үзем белем алган мәктәптә балаларны татар теле нечкәлекләренә өйрәтәм, – диде Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Эльмира Әхмәтгалиева.
– Укучылар сараенда эшләгән вакытым әрәмгә булмады. Хәзер балаларымны кул эшләренә өйрәтәм, сценарийлар язам, шуларны балалар белән сәхнәләштерәбез. Кирәк вакытта остазларым киңәшенә таянам, – диде Өчиле мәктәбеннән Ләйсән Шакирова.
– Максатым ачык – туган тел аша баланың йөрәгенә үтеп керү, анда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү. Бәхетем дә – газиз туган илем, балаларым, пар канатым, әти–әнием, укучыларым, – ди Иске Чүриле мәктәбеннән Ләйсән Вәлиева.
– Синең яныңда мин бер ялгызым булсам, минем янымда дусларым, укучыларым. Кешегә кирәгең булу, аларның терәген тою нинди зур бәхет, – диде Утар Атыдан чиләк–көянтә асып Зөһрә йолдыз булып чыккан Зөһрә Касыймова ялгыз “аена” карап.
Тукай туган көннәрдә үткәрелгән бу бәйгедә татар теле укытучысы Тукай әсәрләрен искә алмаса, дөрес тә булмас иде. Өй эше буенча укытучылар Тукай шигырьләрен укыдылар, мәсәлләрен искә төшерделәр, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алардагы фантазиягә исең китәрлек иде. Аларның чын иҗади затлар, талант ияләре булуына инандык. Аннан инде тел белгечләре мастер–класс күрсәттеләр. Монда да барлык осталыкларын, белемнәрен кулланганнар, иҗади якын килгәннәр. Һәрберсе җиңүгә лаек. Тик... ярыш булгач, җиңүчесе һәм, ни кызганыч, җиңелүчесез дә булмый.
Беренче урынны Иске Чүриле мәктәбе укытучысы Ләйсән Вәлиева яулады. Икенче урында Утар Атыдан Зөһрә Касыймова белән Ашытбаштан Әлфия Әхмәтгалиева, өченче урында Өчиледән Ләйсән Шакирова, 7нче мәктәптән Лилия Шәмсетдинова, Апаздан Алсу Якупова.
Гөлсинә Зәкиева