Кызыл чәчәкләр...
Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорты тирәлегенә җәй килгән. Урам яктан яшь чыршылар тезелеп киткән, бакчасында ямь-яшел хәтфәдәй чирәм, фонтан эшләп утыра. Казаннан кайткан якташларыбыз да бу ямьлелеккә игътибар итми калмагандыр.
Бу матурлыкны биредә яшәүче, заманында тормыш арбасын тарткан апа, абыйлар һәм инвалидларга хезмәт күрсәтүче бердәм коллектив (җитәкче Мулланур Гыйлаҗиев) тудырган. Кул кушырып утыра алмаган өлкәннәребез һәм, билгеле, хәленнән килгәннәр бакчага чыгып эшли, ял итә.
Казаннан “Арча якташлары” җәмгыяте җитәкчесе, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры директоры Фәнис Мөсәгый тов һәм “Энерготранс” җәмгыяте директоры Ринат Гарәфиев өлкәннәр йортына чәчәкләр һәм күчтәнәчләр белән кайтты. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршы алды.
...Иң дулкынландырганы, мөгаен, кып-кызыл кәнәфер чәчәкләре булгандыр. Бүлмәләргә алар яз һәм җәй сулышы, тормышның үзен алып керде. Мондый матур очрашудан күңелләре булган апа, абыйлар: “Безне куандыр- ганыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын”, – диде.
Якташларыбыз Фәнис Мөсәгыйтов, Ринат Гарәфиев үзләре дә дулкынланды. Без барыбыз да ата-ана баласы. Аллаһы Тәгалә ялгызларны парлы, бала-чагалы, балаларны тәүфыйклы, миһербанлы итсә иде.
Түбән Сәрдә авылыннан 90 яшьтән узган Мәсрүрә Габдрахманова яшьлегенең авыр сугыш елларына туры килгәнен сөйләп алды. Кияүгә чыкмаган, бала-чагасы юк.
– Эш белән үтте гомер, безнең кияүгә чыгарга вакыт булмады, – диде ул.
Икенче бүлмәдә Альберт Абелханов яши. Рус телендә шигырьләр яза. Караваты янында, түрдә әтисенең фоторәсеме.
– Әти минем очучы булган, – дип горурланып сөйләде ул. Хәрби комиссариаттан килгән кунак- лар белән төшкән фото да баш очында тора.
Барыбыз да, тын калып, Альберт Абелхановның шигырь укуын тыңлады. Шигырьләрен газетада да бастырабыз. “Ана мәхәббәте” шигырен генә алыйк. Әйе, аналарның балаларына булган мәхәббәтен үлчәп тә, йөрәкләреннән тартып алып та булмый. Ә балаларның әти-әниләренә карата шәфкатьлелеге чиксез микән? Кызганыч, балалары булган әти- әниләр дә өлкәннәр йортларында бар.
Фәнис Мөсәгыйтовта икенче юлы кайтканда, өлкәннәрне бергә җыеп, концерт яки спектакль күрсәтеп, бәйрәм оештыру теләге туды. Гадәттә биредә зур ашханәдә җыелалар.
...Дөньяның бөтен авырлыгын татыган ана урын өстендә ята. Ку- наклар килгәч тә тормады. Әмма йөрәге белән үзенең хәлен белергә килүчеләрне, кып-кызыл чәчәкләрне тойды ул. Хәлсез куллары белән сак кына чәчәкләргә кагылды, балаларын сөеп үстергән иреннәре нидер пышылдады...
Румия Надршина